Батырлар дәвере
19 февраль 2025, 07:00

Яугирләргә дан һәм хөрмәт

Ваныш мәктәбендә әфган сугышында һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларга багышланган мемориаль тактаташлар ачылды. Тантаналы митингка мәктәп укучылары, педагоглар, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды.

Яугирләргә дан һәм хөрмәтЯугирләргә дан һәм хөрмәт
Яугирләргә дан һәм хөрмәт

Яугир-интернационалистларны искә алу көне алдыннан Ваныш авыл советы авыл биләмәсе хакимияте яугирләргә тактаташлар куйды. Беренчесе – Әфганстанда һәлак булган Марат Нуртдиновка. Бу тактаташ – һәйкәл генә түгел, ә сугыш сынаулары аша узганнарга рәхмәт һәм хөрмәт символы. Солдат Әфганстанда хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була.
Икенче тактаташ махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Ахмадуллин истәлегенә багышланган иде.
Митингка килүчеләр аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм якты истәлекләре турында чыгыш ясадылар.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов җыелганнарның барысына да Ватан мәнфәгатьләре өчен һәлак булган якташларыбызның якты истәлеген саклаулары өчен рәхмәт белдерде һәм баш өстендә тыныч күк йөзе теләде.
– Мондый мемориалларны булдыру үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү өчен мөһим. Ватан өчен сугышканда батырларча һәлак булганнарның мисаллары кешеләрне ил тарихы белән кызыксынырга һәм үзләрен аның язмышы өчен җаваплы итеп хис итәргә мәҗбүр итә, – диде үз чыгышында әфган сугышы ветераны Флүр Шәймәрданов та.
Мемориаль тактаташ – ул һәлак булган яугирләргә карата хөрмәт билгесе һәм мәңгелек хәтер. Безнең хәтердә алар һәрвакыт япь-яшь егетләр булып истә калыр.
Шулай ук бу көнне Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын каршылап, Ваныш авылында Бөек Ватан сугышында һәм төрле сугышларда катнашып һәлак булган авылдашлары истәлегенә ачылган обелискка венок һәм чәчәкләр салынды. Чарада мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, Тепляк, Таңатар, Бадрак, Вострецово, Кәшкәләү, Ваныш авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп укучылары, укытучылар һәм “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.

Яугирләргә дан һәм хөрмәт
Яугирләргә дан һәм хөрмәт
Автор:Гөлназ Хуҗина.
Читайте нас