Батырлар дәвере
19 февраль 2025, 07:30

«Ул гына яныбызда булсын, башка бернәрсә дә кирәкми»

Ике елдан артык элек илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм бу вакыйга күп кенә гаиләгә кагылды. Күпләр улларын, ирләрен, әтиләрен махсус хәрби операциягә озатты. Алар бу сынауны ничек кичерә, нинди өмет белән яшиләр, бу еллар аларны нәрсәгә өйрәтте? «Хәзер бар да башкача. Иртәбез алар турында уйлап башлана, ятканда да уебызда – алар. Бездә бары бер теләк: исән генә була күрсеннәр! Күрешергә насыйп булсын!» – диләр газизләрен озатып калучылар. Мобилизацияләнгән якташыбыз Вәсил Корбановның хатыны Динара зарыгып, яхшы хәбәрләр көтеп торган тормышы турында, күңел халәте белән уртаклашты.

«Ул гына яныбызда булсын, башка бернәрсә дә кирәкми»«Ул гына яныбызда булсын, башка бернәрсә дә кирәкми»
«Ул гына яныбызда булсын, башка бернәрсә дә кирәкми»

– Вәсил белән күрше авылларданбыз, бәләкәйдән бер-беребезне белә идек. Апаемны армиягә озатканда яңадан күрешеп, шул вакыттан бирле инде аерылышмыйча, 2016 елны гаилә кордык.
Аны мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алганчы, Башнефтегеофизикада эшләп йөри иде. Мин Нефтекама шәһәрендә чәчтарашка укып йөрдем. Иремне чакырырлар, дип уйламаган да идем. Түгәрәк тормышта бик матур яшәп ята идек. Вәсил бик эшчән, кулыннан килмәгән эше юк: печән дә чыгара, мунчаны да үзе генә салды, элект эшләрен дә үзе эшли, компьютерны да бик яхшы белә.
Эшеннән отпускага дип кайткан иде, йорт эшләре белән мәшәкатьләнеп йөргәндә, повестка бирделәр. Дөньябыз икегә ярылды... Башта нәрсә уйларга да белмәдек. Нишлисең, илне сакларга кирәк. Улларыбызга да үрнәк булу зарур.
Казанга алып киткәч, ялларда Вәсилемнең янына барып йөрдем. Хәтта Миллерово шәһәренә дә озатып бардым. Җибәрүләре бик авыр булды... 2022 елның сентябреннән алып бүгенге вакытка тиклем һәр көн борчылып уза, башыңда бер үк уй белән йокыга китәсең һәм шул ук уй белән уянасың.
Кыен чаклар күп инде, елап та алабыз. Ләкин елап утырып эш чыкмый, шуңа үземне кулга алдым. Балалар да бар бит. Малайларыма аңлатуы авыррак булса да, аларга беренче көннән үк әтиләре чын герой, патриот икәнен ачыкладым.
Безгә ул җитми, ләкин шул ук вакытта без аның белән нык горурланабыз. Әтигә хөрмәт зур бездә. Әнә бит, безнең әти батыр, көчле, дип әйтәләр. Җиңеп кайтасына да ышаналар һәм әти безнең өчен дә горурлансын, дип тырышып укыйлар. Зур улыбыз Кирилл 6нчы сыйныфта, Муратыбыз 2нче сыйныфта укый. Икесе дә отличниклар, олимпиадаларда да актив катнашып, алдынгы урыннар алалар.
Мин дә өметемне өзмим. Күңел көтә. Матур, бәхеттә яшисе көннәр әле алда күп булыр, дип яшим. Әлбәттә, шулай булачак. Без көчле, димәк, аның тылы нык.
17 гыйнварда гаиләбезгә шатлыклы хәбәр булып, дөньяга күптәннән көтелгән кызыбыз туды. Вәсил белән бик озак сайлап, Диана дип исем куштык. Дианабызның тууы аңа көч һәм ныклык өстәр дип ышанам. Шулай да бу хәбәрне әтисе генә түгел, кырындагы бергә булган сугышчан иптәшләре дә көтте. Бик күп котлаулар алдык. Инде бу еллар эчендә, егетләр белән, аларның тормыш иптәшләре белән дә туганлашып беттек. Барысына да ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез!
Тормышыбыз шалтырату, хәбәр, отпуск, аның кайтуын көтеп уза, дисәм дә була һәм быел Яңа елга зур бүләк булып, әтиләре отпускага кайтты! Аны кабат озату кыен, ничекләр аерылышырбыз инде дип уйлыйсың. Ул китүгә, бер хәбәрен ишетү өчен янып яши башлыйсың тагы... Ул гына яныбызда булсын, башка бернәрсә дә кирәкми.
Шулай итеп безгә ышанырга, көтәргә, өмет итәргә, сагышка бирелмәскә, сәбәпсезгә еламаска гына кала һәм бүгенге көндә инде без ныклы әтисе белән кызының беренче очрашуын көтеп калабыз, – дип сөйләде яугирнең тормыш иптәше.
Динара Корбанова кебекләр, махсус операциягә киткән хәрбиләрнең туганнары, бу хәлне төрлечә кабул итәләрдер, мөгаен. Ләкин Динара Динарик кызы кебек күңел төшенкеле-генә бирелмәскә, үзен тыныч тотарга тырышкан нәфис, әмма шул ук вакытта бик көчле хатын-кыз булуы – үрнәк алырлык. Тыл көчле булганда хәрбиләребезнең дә хәле яхшы булыр.
Горурлану, сагыну, көтү, сабыр итү, үзгәрү... Матур гына яшәгәндә ил өстенә килгән сынау күпләрне берләштерде, якынайтты. Әлбәттә, безнең барыбызда да бер теләк: батыр егетләребез җиңү белән исән-имин өйләренә кайтсын иде! Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсен бу сүзләр.

 

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Чулпан ГОБӘЕВА.
Читайте нас