Батырлар дәвере
14 февраль 2025, 06:59

Ватан каһарманнарына – мәңгелек дан!

Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышлары... Бу сугышлар автомат тотып, снарядлар атып, якыннарны югалтып, әниләрнең кайнар күз яшьләрен түгеп ничә буын аша үткән. Чечен Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендәге сугыш хәрәкәтләре – ил тарихында уелып калган канлы вакыйга. Инде шактый вакыт узса да, сугыш һаман хәтердә һәм еллар да, вакыт узышы да аның эзен суытмый…

Ватан каһарманнарына – мәңгелек дан!Ватан каһарманнарына – мәңгелек дан!
Ватан каһарманнарына – мәңгелек дан!

Азат Кавис улы Нурисламов – сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Ул Борай авылында Роза Гафур кызы белән Кавис Шәрәфгали улы гаиләсендә икенче бала булып туган. Икенче санлы гимназиядә урта белем алып, Уфадагы урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1988 елда армия сафларына алына. Ватан алдындагы бурычын Грузиядә аерым тау мотоукчылар бригадасында үтә.

Армия – һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе. Хәрби хезмәт намус, катгый дисциплина, зур җаваплылык, тапкырлык, төз сын, нык характер, ярдәмчеллек һәм, иң әүвәл, үз-үзеңә таләпчәнлек тәрбияли. Армия хезмәте ир-егетне чыныктыра һәм авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә. Азат Нурисламов та, хәрби хезмәт мәктәбендә чыныгып кайтып, гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышларга карар итә. Техникумда укуын тәмамлап, Бөре шәһәренең эчке эшләр бүлегенә җинаять эзләү оперуполномоченные вазыйфасына эшкә керә ул. Шушы көннән ул язмышын эчке эшләр органнары белән бәйләп, шәһәр һәм район урамнарында тәртип, халыкның тынычлыгы, аларның үз хәфевсезлегенә ышаныч урнаштыручы юлына баса. Эш белән беррәттән Уфа юридик институтына укырга кереп, биш ел читтән торып юрист белгечлеге ала.

Чечня Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендә барган сугыш хәрәкәтләрендә дә катнаша Азат Кавис улы. 2001 елда ул үз теләге белән Чечня республикасында тәртип урнаштыру өчен хезмәт командировкасына юллана. Урус-Мартан шәһәрендә вакытлыча эчке эшләр бүлегендә җинаять эзләү оперуполномоченные булып хезмәт итә. Конституцион тәртипне торгызу, җәмәгать тәртибен саклау бурычы тора алар алдында. Сугыш сугыш инде. Төрле хәлләр күрергә туры килә якташыбызга. Кызганычка каршы, банда оешмаларында катнашучыларга каршы сугышырга барган өч хезмәттәшен дә фаҗигале төстә югалтырга туры килә. Күргәннәрен бер дә сөйләргә яратмый Азат Кавис улы. Чын хәрби шундый буладыр да ул – аз сүзле, сабыр, тыйнак, тәртипле.

Чечняда чыныгу алгач, наркотиклар әйләнеше буенча федераль хезмәт идарәсендә хезмәтен дәвам итеп, аның аеруча мөһим эшләр буенча өлкән оперуполномоченные итеп билгеләнә, подполковник дәрәҗәсенә җитә, лаеклы ялга шуннан китә.
Азат Нурисламов үзенә алмашка лаек-лы дәвамчысын да тәрбияләгән. Әтисе үрнәгендә, улы Артур да Уфа юридик институтын тәмамлап, Эчке эшләр министрлыгында хезмәт сала. Ул да – сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Артур, илдә барган вакыйгалардан читтә кала алмый, Украинаның кара көчләре – фашизмга каршы көрәшкә кушыла. Ул махсус хәрби операциясе катнашучысы.

Азат абыйны үсеп килүче буын тормышында ватанпәрвәрлек идеяләре булмавы, малай һәм кызларның яшәү максатларын һәм мәнфәгатьләрен дөнья челтәрләрендә эзләве борчый. Ул хәзерге укучыларда патриотизмны тәрбияләргә батырлык дәресләре ярдәм итә, дип ышана.

– Яшь буын илне яратырга, район тарихын, үз телен, мәдәниятен белергә тиеш. Ә бу сыйфатларны тәрбияләү гаиләдә башлана, – ди ул.

Елларны еллар, буыннарны буыннар алмаштырып торса да, Ватанны саклаучы һөнәре гел ихтирам ителәчәк. Безнең бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбыз, хәтта кыю гүзәл затларыбыз, туган илне дошман һөҗүменнән саклап һәм яклап калыр өчен бер тапкыр гына яуга күтәрелмәгән. Бүген без шушы олы һәм кыю хисләрне үсеп килүче буын күңелендә уятырга, аларны җәмгыятебезнең чын уллары һәм кызлары итеп тәрбияләргә бурычлы.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас