Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
14 февраль , 15:02

Контракт буенча ирекле хезмәткә баручы якташны озаттык

11 февраль көнне махсус хәрби операция зонасына контракт буенча ирекле хезмәткә баручыны озату булды.  

Контракт буенча ирекле хезмәткә баручы якташны озаттык
Контракт буенча ирекле хезмәткә баручы якташны озаттык

“Яшь якташыбызны махсус операция уздыру зонасына озаттык. Ул Ватанны саклауга басарга катлаулы карар кабул итте. Контрактка кул куйган көнне көрәшчебезгә өстәмә ярдәм: Борай районыннан 300 мең сум, шулай ук Русия Оборона министрлыгыннан һәм Башкортстан республикасыннан 2 миллион сум акча бирелде. Сугышчы тулы экипировкада һәм сугышчан кәеф белән китте. Без бу катлаулы карарны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән ярдәм итәбез һәм барлык егетләребезнең исән-сау кайтуын түземсезлек белән көтәбез!” – дип белдерде үзенең социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләрнең исенә төшерәбез: Борай районы аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури урамы, 41 адресы буенча яки +7 927 303-13-65 яки +7 347 562-15-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Чыганак: https://vk.com/wall-154959684_20468

Автор:Эльвина Низамова
Читайте нас: