Кызганычка каршы, зур корбаннар, югалтуларсыз үтмәде сугышлар. Борай районыннан Әфган сугышында алты яугиребезне, Чечен Республикасында ике якташыбызны югалттык.
Традиция буенча быел да Батырлар Аллеясында кайнар нокталарда булган якташлар җыелышып, истәлекләр белән уртаклашып, кайтмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар салынды.
Шулай ук батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык күрсәткән райондашларыбызны хөрмәтләргә район хакимияте вәкилләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы җыелды.