Батырлар дәвере
12 февраль 2025, 04:00

Кайгы җиле ишек какмасын

Билгеле булуынча, Әфган вакыйгасы 1979 ел ахырында, Әфганстанда гражданнар сугышы барганда башлана. Моңа кадәр бер ел элек дуслык, күршелек, хезмәттәшлек турында Совет-Әфган Килешүе төзелгән була. Әфганстан хөкүмәте Советлар Союзына Әфган халык армиясенә кораллы ярдәм күрсәтү үтенече белән берничә мәртәбә мөрәҗәгать итә.

Көньяк чикләрдә террорчылык үсү хәвефен дә исәпкә алып, КПСС Үзәк комитеты Политбюросы мондый ярдәмне күрсәтү турында карар кабул итә. Шулай итеп 600 меңнән артык яшь егет Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында хәрби хезмәт үтә, сугыша. Алар арасында безнең бер мәктәптә белем алган авылдашларыбыз да бар.
Бүгенге көндә Яңавыл районында яшәүче Фидус Вәлиев, Идрис Миңнуллин, Рәлим Мәрванов, Әфганстан Республикасы президенты указы нигезендә бирелгән “Сугышчы-интернационалистка Әфган халкыннан” дигән медаль белән бүләкләнгән Рафаил Гыйльметдинов. Сугыш җәрәхәтләре эзсез үтмәде, 2015 елда рәхимсез үлем Рафаилны безнең арадан алып китте.
Новосибирск Югары хәрби политик училищесын бары тик яхшы билгеләренә тәмамлап, лейтенант званиесын алган авылдашыбыз Марат Хаҗетдин улы Нуртдинов та үз теләге белән Әфганстанга хезмәт итәргә җибәрүләрен сорап, рапорт яза. Балачак хыялына тугры калып, гомеренең максаты итеп Ватанны саклау бурычын сайлап алган Марат 1984 елның сентябрендә күкләргә тиеп утырган таулар, җимерелгән хыяллар иле – Әфган җиренә аяк баса.
1984 елның 15 декабрендә ул үзенең ротасы белән разведкага бара. Бу аның өчен соңгы разведка була. 17 декабрьдә дошманнарга каршы көрәштә ул каты яралана.
Маратны коткару өчен бөтен чаралар күрелсә дә, аны саклап кала алмыйлар. 1984 елның 22 декабрендә 22 яшьлек егетнең гомере өзелә.
Хәрби заданиены үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен 1985 елның 30 июнендә СССР Югары Советы указы нигезендә “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.
1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Истәлекле дата бу вакыйганы искә төшерү өчен, шулай ук Әфганстан сугышыннан кайтмаган 14 меңнән артык Совет солдаты һәм офицеры истәлегенә билгеләнгән.
15 февральдә Әфганстандагы сугыш ветераннары гына түгел, ә чит илдә 30дан артык кораллы конфликтта катнашкан башка Русия хәрбиләрен дә искә алабыз.
Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә ошамый. Авыр яралар, зур югалтулар салган Чечен сугышы... Нефтекама каласында гаиләсе белән яшәгән, туган авылында җәмәгать эшләрендә актив булган Бәйсәкә егете Илдус Камалов, Ваныштан Ирек Нурисламов, Илфат Нургалиев, Илнур Шәйдуллин, Миңле егете Фәзит Нурисламов, бүгенге көндә Ваныш авылында яшәүче, 2нче группа инвалид Айдар Нигъмәтуллин.
Без, кешеләр, сугышның бары тик афәтләр генә алып килгәнен яхшы аңлыйбыз. Ләкин, шуңа карамастан, кешелек дөньясы сугышлардан, кан коюлардан арына алмый. Федераль каналларда, гәзит-журналларда гына түгел, үзара сөйләшкәндә дә “күчмә зенит ракета комплексы”, “ут залпы”, “эвакуация” һәм бик күп хәрби терминологияне ишетәбез, кулланабыз. Хәрби хәрәкәтләр барган урыннар бездән меңнәрчә чакрым ераклыкта дип уйлаган идек.
Украинаның кайгы җиле безнең Ваныш авылын да читләп үтмәде. 22 яшьлек Айнур Латыйпов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булуы безне күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте. 2022 елның 22 июлендә һәлак булган авылдашыбызны салкын җир куенына илтеп салуы бигрәк авыр булды.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Авыл мәктәбе – рухи-патриотик тәрбия үзәге. Мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт мәдәни чаралар үткәреп кенә калмыйлар, көндәлек тормышта да мохтаҗларга ярдәм итәләр.
Мәктәп алдындагы Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган гвардия лейтенанты Нуртдинов Марат Хаҗетдин улының һәм Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган ефрейтор Латыйпов Айнур Ильяс улының күрсәткән батырлыкларын һәрчак искә алып тору өчен тактаташ куелган. Гүя алар безне каршы алып, озатып калалар.
Гомерләрнең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Әмма, улларын Ватан сагына озатучы ата-аналарга беркайчан да йөрәк парәләрен цинк табутта каршы алырга язмасын иде. 

Автор:Раушания АРСЛАНОВА.
Читайте нас