Иреклеләрне озатырга аларның туганнары һәм якыннары, шулай ук хакимият вәкилләре дә килгән.
“Егетләр Ватанны саклауга басарга катлаулы карар кабул иттеләр. Якташларыбыз тулы экипировкада сугышчан кәеф белән киттеләр. Без мондый карар кабул итүче һәркемгә чын күңелдән ярдәм итәбез һәм барлык егетләребезнең исән-сау кайтуын түземсезлек белән көтеп калабыз!”, – дип язган район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев социаль челтәрләрдә.
Контрактка кул кую көнендә аларга өстәмә ярдәм: Борай районыннан 300 мең сум, шулай ук Русия Оборона министрлыгыннан һәм Башкортстан Республикасыннан ике миллион сум акча бирелгән.
Шулай итеп хәзер алар бер тапкыр ике миллион сум алачак, ә аннары ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы булачак. Хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 820 000 сум алачак. Исегезгә төшерәбез, барлык контрактчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ташлама каралган, алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташлама, балалар өчен түләүсез белем алу, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар.
Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләргә район аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури ур., 41 адресы яки +7-927-303-13-65, +7(34756)2-15-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, телеграмм социаль челтәренең чат-ботларында бар.