Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
4 февраль , 16:42

“Улым – минем терәгем”

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Зур Бадрак авылында туып үскән Айдар Мифтахов телефоннан әнисе белән сөйләшкәндә: “Әни, минем өчен борчылма, барысы да яхшы минем”, – дип, әнисен борчымаска тырыша.

“Улым – минем терәгем”
“Улым – минем терәгем”

“Иртән торгач та, көне буе да, төнге йокыга талгач та телефонымны кулымнан төшермим. Улым шалтыратса, дип. Ул бит кечкенәдән хәрби булырга, туган илен сакларга хыялланып үсте...”, – ди Резеда ханым. Үзе сөйли, үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь чыга...

Эх, авыр да инде ана кешегә бердән-бер улын көтүләре...

– Көннәрем агым сулардай озын, еллардай озак үтә. Күз карасыдай саклап үстергән бердән-бер улым Айдарны Украина якларына озатканда йөрәгем өзелеп төшә язды. Ил күләмендә барган хәлләр тизрәк тәмамланып, улым кайтып керсә, Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәтләр укыр идем... Кыска вакытлы ялга кайта, дигәнен ишеткәч, канатланып, яраткан ризыкларын пешерәм. Үзем эшлим, үземнең кулларым калтырый, башымда – мең төрле уй. Кайтып кергәч, шатлыгымның чиге булмыйдыр, улымның йөзен күрү белән, буыннарым йомшара. Әйтерсең лә, аяк астымда мамык мендәр. Кыска гына ике атна вакыт ике көн сыман үтә дә китә. Аны көтмәгән, сагынмаган бер генә көнем дә юк. Элемтәгә киленем аша чыга. Үзе дә шалтыратканы бар. Аның тавышларын ишеткәч, яшиселәрем килеп китә, нинидидер көч барлыкка килә үземдә, – ди ана.

Резеда ханым Бәләкәй Бадрак авылында күпбалалы гаиләдә үсә. Колхозда диспетчер булып хезмәт юлын башлый. Аннары пешекче, балалар бакчасында хуҗалык мөдире, интернатта төнге тәрбияче булып һәм башка эшләрдә эшли. Шәхси эшкуар да була.

Бадрак авылы егете Илдар белән 22 ел бергә матур гомер кичерәләр. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Тик тормыш иптәше вафат була. Яңа гына төзи башлаган өй төзелеп бетми торып кала.

Илдар Мөгыйн улы гомер буе физкультура һәм хәрби әзерлек дәресләре укытканга, укучыларын гына түгел, улын да хәрби булырга өнди. Шуңадыр да инде, Айдар кечкенәдән үк хәрби булырга хыяллана. Хәрби булу физик яктан да әзерлекне таләп иткәнен аңлап, белеп үсә егет. Төрле төр спорт ярышларында катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына укырга керә ул. Аны тәмамлап, үз теләге белән контракт төзеп Чечен республикасында хезмәт итә. Сугышчан хәрәкәтләр ветераны исемен ала. Әнисенә дә ярдәм итә Айдар, өйне төзеп бетереп, яңа мунча салып чыгалар.

Айдар Краснохолм кызы Айгөл белән танышып, матур гаилә корып җибәрә. Воронеж шәһәрендә хәрби частьтә хезмәтен дәвам итә егет. Ике бала тәрбияләп үстереп яталар яшь Мифтаховлар.

2022 елның көзеннән башлап Айдар махсус хәрби операция зонасында.

“Бианайны авыр чирләгәч, үземә алып тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Бала кайгысы да күрдем, кызымны югалттым. Моныңчы әтисен дә югалткан оныгым белән торып калдым. Улым МХОга киткәч, бик авыр булды. Мәчеткә йөгереп төшкән чакларым да булды. Хәер салып, күңелемне тынычландыра идем, – дип сөйли Резеда Мифтахова. – Безгә бары түзәргә генә кала. Берүк исән-сау булып, барысы да тиз арада җиңү белән өйләренә кайтсыннар дип теләк телим. Җае булганда, телефоннан сөйләшкәндә, әни, минем барысы да әйбәт, ди. Хәбәре булса, мин нык шатланам, әни кеше өчен иң кирәклесе. Горурланаммы улым белән?! Әлбәттә! Кайбер ата-ана балаларын армиядән алып калалар, ә бит һәрбер ир-егетнең илгә хезмәт итүе зур бурыч түгелме соң? Алар балаларына, оныкларына киләчәктә ничек аңлатырлар?”

Әйе, аңа Ходай сабырлык бирсен, бер яктан ялгызы ятим онык карый, икенче яктан улы махсус хәрби операция зонасында булу – бер дә җиңел түгел.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: