Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 гыйнвар , 10:17

Борайда махсус хәрби операциягә үз ирекләре белән китүчеләрне озаттылар

«Өч яшь һәм кыю якташыбызны махсус хәрби операция уздыру зонасына озаттык. Егетләр Ватанны саклауга басарга катлаулы карар кабул иттеләр. Контрактка кул кую көнендә аларга өстәмә ярдәм: Борай районыннан 300 мең сум, шулай ук Русия Оборона министрлыгыннан һәм Башкортстан Республикасыннан ике миллион сум акча алачаклар. Солдатлар тулы экипировкада сугышчан кәеф белән киттеләр. Без бу катлаулы карарны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән ярдәм итәбез һәм барлык егетләребезнең исән-сау кайтуын түземсезлек белән көтәбез!», – дип хәбәр ителә Борай районы хакимиятенең ВКонтакте социаль челтәренең рәсми битендә.

Борайда махсус хәрби операциягә үз ирекләре белән китүчеләрне озаттылар
Борайда махсус хәрби операциягә үз ирекләре белән китүчеләрне озаттылар

Шулай итеп хәзер алар бер тапкыр ике миллион сум алачак, ә аннары ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы булачак. Хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 820 000 сум алачак. Исегезгә төшерәбез, барлык контрактчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына 40 тан артык ташлама каралган, алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташлама, балалар өчен түләүсез белем алу, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар.

Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләргә район аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури ур., 41 адресы буенча яки +7 9273031365, +73475621501 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, телеграмм социаль челтәренең чат-ботларында бар.

Борайда махсус хәрби операциягә үз ирекләре белән китүчеләрне озаттылар
Борайда махсус хәрби операциягә үз ирекләре белән китүчеләрне озаттылар
Борайда махсус хәрби операциягә үз ирекләре белән китүчеләрне озаттылар
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: