– Без махсус хәрби операция катнашучылары, һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары белән дәвалауның һәм тернәкләндерү эшенең барлык төрләрен дәвам итәчәкбез. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм аларны эшкә урнаштыру белән актив шөгыльләнергә кирәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны идарә итү һәм закон чыгару эшенә җәлеп итү мөһим. Ассызыклыйм, алар хәзер илебез һәм республика өчен – иң төп кешеләр, – дип мөрәҗәгатендә сөйләде Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларда һәм аларның гаилә әгъзаларында барлыкка килгән күп кенә мөһим мәсьәләләрне һәм очракларны хәл итүдә зур рольне «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды уйный.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Русия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелә. Төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарына, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү. Оешма үзенең эшен бөтен
Русия буенча, шул исәптән безнең республикада да, 2023 елның беренче июнендә башлап җибәрде.
Фонд төзелү нәтиҗәсендә социаль координаторлар һөнәре дә барлыкка килде. Хәзерге вакытта Башкорстанда 97 социаль координатор эшли. Фонд филиалында өч социаль координатор эшли, калганнары – 63 муниципалитет территориясендә.
Борай районында фонд 2023 елның ноябрендә эшли башлады һәм социаль координатор хезмәте Лариса Шәвәлиевага йөкләнгән. Ул безгә әлеге фонд һәм үзенең эше хакында сөйләде.
– Лариса Фларисовна, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының эшчәнлеге турында сөйләгез әле.
– Әлеге фонд махсус хәрби операция зонасыннан тыныч тормышка әйләнеп кайткан ветераннар белән эшли. Безнең бурыч – фондның әлеге төп категория гражданнарына теләсә нинди проблеманы төрле яклап чишүдә ярдәм итү, аларны яклау. Безнең өчен икенче мөһим гражданнар категориясе – махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре. Төп категория кешеләре белән актив эш тәртибе каралган. Фонд филиалы «бер тәрәзә» режимында кирәкле хезмәтләр комплексын күрсәтә. Ул медицина һәм социаль тернәкләндерү, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, тернәкләндерү һәм санатор-курорт дәвалауның техник чараларын тәкъдим итү, шулай ук ветераннарны кабат укыту һәм эшкә урнаштыру кебек эшләрдә, сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алуда барлык тиешле ярдәм итүне үз эченә ала. Моңардан тыш, фонд махсус хәрби операция ветераннары мохтаҗ булган тернәкләндерү өчен техник чараларның исемлеген формалаштыра һәм аларны сатып ала.
– Нинди сораулар белән күбрәк киләләр, шалтыраталар?
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүләр, ветеран таныклыгын, социаль, медицина, юридик ярдәм алу – күпләрне менә шушы темалар кызыксындыра.
– Сез кем белән хезмәттәшлек итәсез? Эшегездә кем ярдәменә таянасыз?
– МХОда катнашучыларга күпкырлы ярдәм күрсәтү өчен без иң элек район хакимияте, хәрби комиссариат белән берлектә эш алып барабыз. Администрациядә фонд филиалы белән хезмәттәшлек буенча эшче төркем төзелде һәм эшли. Катлаулы тормыш хәлләре мәсьәләләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында эшче төркем утырышында карала. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директорлары һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары, район халкы шулай ук һәр яклап ярдәм итә. Без бергә эшлибез, һәр яктан ярдәм тоябыз, шуңа күрә күп мәсьәләләр тиз арада хәл ителә. Шулай итеп, 2023 елның ноябреннән алып фонд филиалына 400дән артык кеше мөрәҗәгать итте, 800гә якын язма мөрәҗәгать кабул ителде. Аларның 748е хәл ителде, 4се әле эштә. Районыбызда һәлак булганнарның 65 гаилә әгъзасы һәм өч махсус хәрби операция ветераны исәптә тора.
– Әлеге вакытта хезмәт итүче хәрбиләр белән эш ничек оештырылган? Алар шулай ук ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалармы?
– Махсус хәрби операция дәвам итә, шуңа күрә анда катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең сораулары, проб-лемалары туып тора, без аларга ярдәм итүдән баш тартмыйбыз. Тик алар белән эшләүнең форматы башкачарак. Әгәр дә ветераннарга һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнар гаиләләренә шәхси, адреслы ярдәм күрсәтелсә һәм аларга тормышта очраган барлык проблемалар буенча ярдәм күрсәтелсә, әле хезмәттә булган катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән без алар үтенече буенча эшлибез – безгә конкрет проблема белән мөрәҗәгать итәләр, без аларга шушы проб-леманы чишәргә ярдәм итәбез. Шулай ук хәбәрсез югалган катнашучыларның гаиләләре, туганнары белән дә эшлибез. Кирәкле үтенечләр ясарга, ДНК-анализ җибәрергә, төрле оешмаларга һәм хакимият структураларына гаризалар язарга булышабыз. Юридик яктан да, психологик яктан да ярдәм итәбез. Билгеле, без барлык проблемаларны да чишә алмыйбыз, әмма без кешене теге яки бу проблеманы чишәргә ярдәм итәргә мөмкин булган җиргә җибәрә алабыз.
Шулай да фондның эше адреслы ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми. Безнең җәмгыятебездә ветераннар өчен горурлану хисе булуы мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре аеруча игътибарга мохтаҗ. Сугышчылар, ветераннар, аларның гаиләләре игътибарны тойсын, төрле дәүләт ярдәмен алсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Бу яктан да эш алып барыла.
Махсус хәрби операция сугышчылары балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә катнашалар. Алар Батырлык дәресләре үткәрәләр, анда хәрби операция зонасында ничек хезмәт итүләре турында сөйлиләр, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирәләр. Махсус хәрби операция ветераннарының патриотик тәрбия бирүдә катнашулары берьюлы ике мәсьәләне хәл итә. Алар яшьләргә хәрби операция турында мәгънәле итеп аңлаталар, шулай ук үзләренең җәмгыятькә кирәклекләрен, үзләренә карата хөрмәт тоялар. Моңардан тыш, ветераннарны мәдәни, спорт чараларына, шулай ук махсус хәрби операция сугышчыларның исемнәрен, батырлыкларын мәңгеләштерү чараларына чакыралар.
Психологик сәламәтлеккә ярдәм итү махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен генә түгел, аларның якыннары өчен дә мөһим. Шул исәптән алар өчен районынның гаилә хезмәте психологы Айгөл Низамова белән берлектә «Эмоциональ киеренкелекне бетерү» дигән тренинглар үткәрәбез. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә багышланган «Герой хатыны. Герой әнисе» фотокүргәзмәсе дә оештырылган иде һәм бу проект дәвам итәчәк.
Ә балалар өчен Ижау шәһәрендәге Дәүләт зоология паркына сәфәр оештырдык. Шулай ук балаларга төрле мәдәни чараларга бушлай чакыру кәгазьләре дә бирелә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Чулпан ГОБӘЕВА әңгәмәләште.
Биредә эшләүче социаль координатор Лариса Фларис кызы һәммә мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итәргә әзер.
– Проблемалар белән күзгә-күз очрашкач, кешеләр еш кына кемгә мөрәҗәгать итәргә белмиләр, ә без монда ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Гәзит укучылар арасында, танышларыгыз арасында шундыйлар бар икән, бер дә курыкмыйча безгә мөрәҗәгать итсеннәр, – ди ул.
Лариса кебек батыр йөрәкле, кыю, ярдәмчел, үз эшенең осталары булган кешеләр – махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре өчен зур терәк.
Сорауларыгыз туса, ярдәм кирәк булса, «Ватанны саклаучылар» БР буенча Борайдагы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның адресы: Борай авылы, М.Гафури ур., 41 йорт, 2 кат, 10 кабинет. Шулай ук +7 (937) 354-08-08 – Лариса Шәвәлиева телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.