Юлга чыгар алдыннан Винер Фларис улы коллегаларына аның сайлавы аңлы, үлчәнгән, дип белдерде. Ул бу фикерне махсус операция башланганнан бирле йөрткән. Ватанны саклау, алгы сызыктагы егетләргә Җиңүне якынайтырга ярдәм итү – аның бурычы, дип саный баш мөхәррир.
- Дошман шулкадәр якын булганда, мин читтә кала алмыйм. Гаиләләребез, балаларыбыз, якыннарыбыз, тулаем ил куркынычсызлыкта булырга тиеш. Бары тик бергә генә без дошманны җиңә алабыз. Ышанам, Җиңү безнең кулда булачак!- ди ул китәр алдыннан.
«Победа» гәзите коллективы белән Винер Фларис улы 12 ноябрьдә элемтәгә чыккан була. Хәзерлек бетүен, тиздән сугышка юл алганын хәбәр итә. Ике көннән соң тагын коллегаларына сәлам әйтә һәм тагын: "Җиңәчәкбез!" ди. Бу аның соңгы сүзләре була. Бүтән элемтәгә чыкмый. Ул герой булып китте.
Винер Фларис улы Җиһаншин 1964 елның 1 гыйнварында Борай районының Гомәр авылында туа. 1990 елда Караганда дәүләт университетын «Филология» факультетын тәмамлаган. Саранск шәһәренең урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.
«Победа» гәзите редакциясенә 1997 елда корреспондент булып эшкә килә. 2016 елда баш мөхәррир итеп билгеләнә. 2005 елдан БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора. Ул зур хәрефле профессионал, яхшы ир һәм кызының искиткеч атасы иде.
«Победа» гәзите редакциясе һәм бөтен Бөре мәгълүмат үзәге, «Республика Башкортстан» нәшрият йорты, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы өчен бу зур югалту.
Без якташыбыз Винер Фларис улының туганнары һәм якыннары белән бергә кайгырабыз. Безнең өчен ул герой булып калачак!
Автор:Ольга Тимофеева