Батырлар дәвере
10 декабрь 2024, 06:35

Заман бердәмлек таләп итә

Өченче декабрь көнне үткән традицион «Туры элемтә»дә Республика Башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм авыр вакытларда ил бердәмлегенең мөһимлеген ассызыклады. Ул махсус хәрби операциясенең авыр нәтиҗәләренә карамастан, бу халыкны берләштерү һәм операциядә катнашучыларның әһәмиятен арттыру өчен стимул булды, дип билгеләп үтте.

Заман бердәмлек таләп итәЗаман бердәмлек таләп итә
Заман бердәмлек таләп итә

– Бүген һәркем өчен төп бурыч – махсус хәрби операциягә, безнең сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Барлык егетләребезгә дә рәхмәт. Республиканың теләсә нинди мөмкинлекләре аларга ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш. Махсус хәрби операция – авыр сынау, ул бездән ярдәмлек таләп итә. Республика сугышчыларыбызга ярдәм итәр өчен барысын да эшләргә тиеш һәм эшләячәк, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата ярдәм чаралары артып торуын белдерде.

Безнең районда да районындагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү "Ватанны саклаучылар" фонды яугирләрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итә.

–Безнең районнан махсус хәрби операциядә катнашкан мобилизацияләнгәннәр, үз теләкләре белән контракт төзеп китүче хәрбиләрнең саны бихисап.  Аларның үзләренә, гаиләләренә, әти-әниләренә район хакимияте һәм халкы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Барысына да ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре утынны бушлай алалар. Мич белән җылытылган йортларда яшәүче, шулай ук мунча өчен утынга мохтаҗ булган гаиләләр киселгән утын белән бернинди чыгымнарсыз тәэмин ителәләр. Бу ярдәм чарасы егетләребезнең тормыш иптәшләренә һәм балигъ булмаган балаларына,  яисә ватаныбызны саклаучы сугышчыларның ата-аналарына күрсәтелә. Бүгенге көнгә «Борай урманы» предприятиесе ярдәмендә 140ка якын гаиләгә 700 кубометр утын бирелде. Эшләр дәвам итә, исемлекләр даими тулылана. Заявкалар кергән саен куелган мәсьәләләр хәл  ителә, – ди Борай районындагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү "Ватанны саклаучылар" фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева.

Бу безнең районда сугышчы гаиләләренә ярдәм иткән бердәнбер әйбер түгел. Район шулай ук салам, бодай һәм печән белән дә тәэмин итә. Моннан тыш, хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм күрсәтелә.

 

 “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Ситдыйков:

– Безнең районның "Сугышчан туганлык" Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Беркем дә игътибардан читтә калмый. Туганнарын һәм якыннарын югалткан гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтү дә безнең өчен мөһим. Моннан тыш, тыныч тормышка кире кайткан егетләргә дә ярдәм күрсәтү буенча да эшне җайга салып ятабыз. Без бергә булганда гына теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз. «Туры элемтә»дә дә Республика Башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турындагы сорауны игътибарсыз калдырмады. Бу яугирләребезгә хөрмәт һәрвакыт булачагын дәлилли.

 

Лира ЮРАСОВА.

 

Фото администрации Бураевского района

 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас