РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, Русия Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне.
Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Русиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.
Борай районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән өч Советлар Союзы Геройлары – Таҗетдин Гыйләҗетдинов (Зур Бадрак), Әхмәт Закиров (Кәшкәләү), Сәхиб Майский (Бигәнәй), Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденнарының тулы кавалеры Оршат (Иван) Кашаповны биргән. Батыр райондашларыбызның исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган. Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган бу данлыклы якташларыбыз бүген арабызда юк инде. Әмма аларның Ватан хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши.
Хәзерге көндә районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары икәү генә. Кузбайдан Заһит Әхтәриев, Бәйсәкәдән Миңнерәшит Сафиуллиннар. Инде йөзгә җитеп килүче аксакалларның бүгенге көндә исән-имин яшәп ятуларын күрү бик шатлыклы. Яугирләрнең урыны түрдә.
Әфганстан, Чечен, Сүрия сугышларында катнашып, батырлыклар күрсәткән якташларыбызны да онытырга хакыбыз юк.
Илебездә киеренке чор, халкы-бызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең районның мобилизацияләнеп, үз ирке буенча конт-ракт төзеп киткән ир-егетләребез дә катнаша. Бик кызганыч, районыбызның баһадирдай ир-атлары Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булалар. Курку белмәс әлеге райондашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде.
Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк. Аларны хөрмәтләп искә алу, алар хакындагы тарихны яшь буынга биреп калдыру – безнең бурыч.