Батырлар дәвере
9 Декабря 2024, 04:45

Аграрийлар да махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә үз өлешләрен кертә

Республика Башлыгы күп тапкырлар ассызыклаганча, бүгенге көндә һәркем өчен иң төп бурыч – махсус хәрби операциягә, безнең сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Шуңа күрә турыдан-туры линия вакытында хәрби махсус операция белән бәйле сораулар күп булуы да нигезле.

Аграрийлар да махсус хәрби операциягә  ярдәм итүдә үз өлешләрен кертәАграрийлар да махсус хәрби операциягә  ярдәм итүдә үз өлешләрен кертә
Аграрийлар да махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә үз өлешләрен кертә

– Барлык егетләргә дә рәхмәт белдерәбез. Республиканың теләсә нинди мөмкинлеге аларга ярдәм итүгә юнәлдререлергә тиеш. Махсус хәрби операция авыр сынау, ул безгә берләшергә ярдәм итте. Республика сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш һәм эшләячәк, – ди Республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Гаделлек һәм кайгыртучанлык махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүгенге көндә иң кирәге. Шуның өчен дә авыл хуҗалыгы предприятиесе директорлары һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары тарафыннан бик күп ярдәм күрсәтелә. Алар берсенә дә ярдәм итүдән баш тартмыйлар. Ашлыгын, печәнен, кирәк кешеләргә саламын ел әйләнәсенә биреп торалар. Алай гына да түгел, махсус хәрби операциядәге егетләргә матди ярдәм күрсәткән хуҗалыклар да бар. Аеруча матди ярдәм “Колос”, “Салават”,  Ленин исемендәге хуҗалыклардан. Фермер хуҗалыклар арасыннан зур күләмдә матди ярдәм күрсәткән “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгын телгә алмый китү мөмкин түгел.

– Махсус хәрби операциягә безнең районнан да 200 дән артык ир-егет китте. Аларның үзләренә, гаиләләренә, әти-әниләренә район хакимияте һәм халкы тарафыннан олы ярдәм күрсәтелә. Шулай ук волонтерлар, район активистлары тырышлыгы белән дә төрле акцияләр үткәрелә, москировкалау челтәрләре үрелә. Кулыбыздан килгәнчә, ярдәмләшергә тырышабыз. Үзебезнекеләрне, ташламыйбыз, – ди Лариса Шәвәлиева, Борай районындагы махсус хәрби операциясендә катнашучыларны һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү дәүләт фондының БР буенча филиалы социаль координаторы.

– Республика Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, без бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итәргә тиеш.  Авыр вакытларын кичергән һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышу – безнең уртак бурычыбыз. Без киләчәктә дә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә ниятлибез. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче предприятие һәм хуҗалыклар гына түгел, безнең авыл хуҗалыгы идарәлеге коллективы да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп тора.  Сугышчыларның җиһазлары бар, азык-төлек белән тәэмин ителгәннәр, әмма үзебезнекеләргә ярдәм итәргә телибез, – ди авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов.

Бу игелекле эшләрне алар күңел һәм җан җылыларын салып башкаралар.

– Иң мөһиме, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар, – ди алар.

Фото: Раил Арсланов.

Аграрийлар да махсус хәрби операциягә  ярдәм итүдә үз өлешләрен кертә
Аграрийлар да махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә үз өлешләрен кертә
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас