Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
29 ноябрь , 10:06

Бүләк үз героен тапты!

«Күп еллар узгач, бүләк үз героен тапты. Бүген, 28 ноябрь көнне, тантаналы шартларда безнең «Генерал» кушаматлы батыр сугышчыга «Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны» медален тапшырдык. Бу бүләк – аның батырлыгын һәм каһарманлыгын лаеклы рәвештә дәлили», – дип язган район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үзенең социаль челтәрләрендә.

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннән
Фото:Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннән

Үз вакытында «Генерал» Кавказда хезмәт иткән, ә өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән ул махсус хәрби операциясең алдынгы сызыгында. Бу көннәрдә якташыбыз туган җирендә кыска вакытлы ялда. Тиздән ул кабат махсус хәрби операция зонасына үзенең хәрби иптәшләре янына китәчәк һәм без аның профессиональлеге һәм батырлыгы аңа куелган хәрби бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.

«Аның батырлыгы һәм чыдамлыгы белән горурланабыз! Без аның каһарманлыгы һәм тугрылыгы өчен рәхмәтле. Якташыбызны лаеклы югары бүләге белән котлыйбыз!», – дип тәмамлаган язмасын Рушан Кадим улы.

Махсус хәрби операция зонасында булган якташ ир-егетләрнең тиз арада исән-имин өйләренә кайтуларын телибез. Туган илебезнең чын патриотлары алар. Шундый көчле рухлы, батыр йөрәкле улларына таяна, ышана илебез.

Шулай ук, исегезгә төшерәбез, Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы Указга кул куйды.  Шулай ук Башкортстанда контракт төзүчеләр төбәк һәм муниципаль түләүләр ала – 505 мең һәм 200 мең сум.

Моннан тыш, контрактчыга айлык хезмәт хакы – аена 210 мең сумнан каралган. Шулай ук сугышчыларга аерым казанышлары – дошман техникасын кулга төшерүләре һәм юк итүләре өчен бүләкләү каралган.

Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатының 122 яки 8 (34756) 2-15-01 кайнар линиясе телефоннары аша алырга була. Адресы: Борай авылы, М. Гафури ур., 41.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: