Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 ноябрь , 15:21

Яугирләргә – машина

Таңатар авыл советы депутатлары советның чираттан тыш утырышында авыл биләмәсе хакимиятенең LADA212140 хезмәт автомобилен махсус хәрби операция бурычларын үтәү зонасында якташларыбызга файдалану өчен түләүсез тапшыру турында карар кабул иткән.

Яугирләргә – машина
Яугирләргә – машина

Яугирләргә – машинаМахсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклаган якташларыбыз өчен ярдәм итү дәвам итә.

Таңатар авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар йөк җыюда даими рәвештә катнаша. Бу юлы да алар читтә калмадылар. Таңатар авыл советы депутатлары советның чираттан тыш утырышында авыл биләмәсе хакимиятенең LADA212140 хезмәт автомобилен махсус хәрби операция бурычларын үтәү зонасында якташларыбызга файдалану өчен түләүсез тапшыру турында карар кабул иткән. Автомобильне кыска ялга кайткан Борай егете “Левша” позывнойлы яугир махсус хәрби операция зонасына алып китәчәк.

Ялга кайткан яугирләребез үзләренең йомышлары белән район хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр һәм егетләребезнең теләкләре, йомышлары, сораулары хакимият тарафыннан үтәлеп тора.

“Левша” да ялга кайткач, район хакимиятенә килә һәм хәрби хәрәкәтләр барган урында  транспорт җитмәгәнлеген белдерә.

– Махсус хәрби операция  башлангач та, без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Транспорт кирәклеген белгәч, авыл биләмәсе хакимиятенең машинасын яугирләребезгә тапшырыга иде дигән уй килде башка. Бу карарны авыл советы депутатлары  да хуплады. Таңатар авылы халкы белән бердәмлектә якташларыбызга азык-төлек тә җыйдык. Барлык авыл халкына, авыл советы депутатларына, район хакимиятенә рәхмәтемне белдерәм. Без, таңатарлылар, ярдәм итербез ул, иң мөһиме, яугирләребез исән-имин кайтсыннар, – диде Таңатар авыл  биләмәсе башлыгы Алсу Төхбәтуллина.

Әйе, ярдәм итүне дәвам итәбез. Бөтен район халкы белән гуманитар йөкләр җыябыз, актив абый-апалар маскировкалау челтәрләре үрә. Бу эштә таңатарлыларны иң актив, иң җитез икәннәрен әйтеп үтсәк, һич ким булмас. Афәрин диясе генә кала.

Лира ЮРАСОВА.

 

Фото: Таңатар авыл советы авыл биләмәсе хакимиятеннән алынды.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: