“Маскировкалау челтәрләре яугир-ләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын. Җиңгәнче ярдәм итәчәкбез”, – ди изге күңелле райондашларыбыз.
Бүгенге көндә Борай район мәдәният йортында эш кайный. Район активистлары төркемнәргә бүленеп, маскировкалау челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрне саклап кала.
Лаеклы ялда булганнар, эшләп йөргән апалар, олы яшьтә булуларына карамастан, челтәр үрүдә бик теләп катнашалар.
– Берәрегезнең бер сәгать буш вакыты булса да, аны файдалы үткәрегез! Безнең алгы сызыкта булган сугышчыларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итик. Мин яшьләргә дә, өлкән буынга да мөрәҗәгать итәм, әйдәгез, бергәләшеп безнең егетләргә ярдәмләшик! – дип, борайлыларга мөрәҗәгать итә волонтер Филзинә Сәхибгәрәева.
Шуны да билгеләргә кирәк, әлеге бердәм чарага районыбызның күп авыл советы авыл биләмәләре кушылды.
Мулла авылы халкы да әлеге мөһим эшкә бар күңел җылысын биреп кереште. Авыл китапханәчесе Зилия Гыйлемшина җитәкчелегендә авылның активистлары кичен җырлый-җырлый, изге теләкләр теләп, маскировкалау челтәрләре үрәләр.
– Безнең төбәктә бик бердәм халык яши. Бу игелекле эшкә кушылмаган кеше калмагандыр авылыбызда. Челтәр үрергә килә алмаучылар матди ярдәм күрсәтә, материал белән булышлык итә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша.
Читтә битараф калучы юк, – ди Зилия Гыйлемшина.
Маскировкалау челтәре үрүдә катнашырга теләк белдерүчеләр район мәдәният йортының икенче катында урнашкан штабка мөрәҗәгать итә алалар.
Шулай ук атна саен махсус исәпкә акча салуны да дәвам итик. Зур булмаган сумманы (әйтик 100 сум) атнага бер тапкыр күчерсәк, байтак сумма җыела бит.
Акчаны Әхәтова Гөлшат Рәис кызының 2202 2009 1038 3668 Сбер карта номерына (89174162727 телефон номерына да беркетелгән) “сети” билгесе белән күчерергә кирәк.
Кабатлап үтәбез, челтәр үрү – мөһим эш. Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировкалау челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч.