Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 ноябрь , 09:27

Туган якларына намуслы хезмәт итеп кайтты

Ата-бабаларыбыз үрнәгендә Ватан сагына басып, илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәде.

Туган якларына намуслы хезмәт итеп кайтты
Туган якларына намуслы хезмәт итеп кайтты

Борай егете Вадим Хәтиранов та күптән түгел армия хезмәтен тәмамлап кайтты. Егет моннан бер ел элек 2023 елның 25 октябре таңында 11 иптәше белән армия сафларына озатылган иде. Әйе, әле кайчан гына озатканнар иде кебек үзләрен, бер ел узып та киткән икән бит. Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, егетләрнең әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер.

Аның белән без 5 ноябрь көнне районыбызның тагы биш егетен тантаналы рәвештә армиягә озатканда күрештек. Ул солдат тормышы турында сөйләргә, армия хезмәтенә барасы егетләргә үзенең теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен бирергә килгән иде.

Вадим үзе Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотында хезмәт иткән һәм өлкән матрос званиесенә лаек булган. Армиягә киткәнче Борайның беренче санлы мәктәбендә тугыз сыйныф белем алып, аннары Агыйдел шәһәре көллиятен тәмамлап, электрон-исәпләү машинасы операторы дипломына ия була. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә эшләп алырга да өлгерә егет.

– Армия ир-егет өчен бер дәрес кебек. Хәрби хезмәткә чакырылучыларда «Хезмәт итәргәме, юкмы?» дигән сорау туарга да тиеш түгел, бу бит һәр ир-егетнең Ватан алдындагы изге бурычы. Әйе, туган-үскән җирдән аерылу барыбер авыр иде, ләкин куркыныч түгел, бераз авыррак кына була башта. Аның каравы, хезмәт иткән хатирәләр гомергә калачак. Бөтен часть белән илгә тугрылыкка ант бирәбез. Ант сүзләрен укыганда үзеңне Ватанның бер өлеше итеп тоясың. «Бабайлык» белән очрашмадым. Ашау ягыннан зарланмадым, күнектем, егетләр белән тату яшәдек, күпчелеге белән бүген дә хәбәрләшеп торам. Шулай ук хезмәт иткән вакытта әти-әнигә, туганнарга мәхәббәтем һәм ихтирамым артты, аларның минем өчен никадәр кадерле икәнлекләренә ныграк төшендем. Хезмәт итү срогы бер генә ел, ышаныгыз, ул сизелми дә үтеп китә, – дип бүлеште фикерләре белән өлкән матрос.

Балачакта Вадим футбол, музыка белән мавыккан, иптәшләре белән хәтта музыкаль төркем дә булдырганнар, анда ул барабанчы була, шулай итеп бик актив һәм тырыш булып үсә егет. Хезмәт итү дәвамында да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Бу хакта аның әти-әнисенә командованиесеннән килгән Рәхмәт хаты, үзенә тапшырылган грамоталары сөйли.

Кичәге солдатның озаклап ял итәргә исәбе юк, тиз арада көч структураларына эшкә урнашырга тели һәм яраткан эш белән шөгыльләнү уе белән яна.

Шундый солдатларыбыз булганда ил иминлеге ныклы булыр.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: