Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
13 ноябрь , 14:52

Контракт буенча ирекле хезмәткә баручы борайлыларны озаттык

12 ноябрь көнне махсус хәрби операция зонасына контракт буенча ирекле хезмәткә баручы борайлыларны озату булды.  

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәрләреннән
Фото:Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәрләреннән

«Безнең солдатларның һәрберсе – чын герой, һәм без шундый кыю һәм затлы якташларыбыз булуы белән горурланабыз. Аларның исән-сау кайтуларын көтәбез», – дип язган район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үзенең социаль челтәрләрендә.

Газизләрне озату җиңел түгел. Район мәдәният йорты алдына ирекле хезмәткә баручыларның якыннары, дуслары җыелган иде. Алар да нәкъ шундый ук изге теләктә: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!».

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.  Шулай ук Башкортстанда контракт төзүчеләр төбәк һәм муниципаль түләүләр ала – 505 мең һәм 200 мең сум.

Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатының 122 яки 8 (34756) 2-15-01 кайнар линиясе телефоннары аша алырга була. Адресы: Борай авылы, М. Гафури ур., 41.

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәрләреннән
Контракт буенча ирекле хезмәткә баручы борайлыларны озаттык
Контракт буенча ирекле хезмәткә баручы борайлыларны озаттык
Фото:Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәрләреннән
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: