Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
8 ноябрь , 09:36

“Җиңү белән кайтуын көтәбез!”

Хәбәрче буларак безгә солдат әниләре, хатыннары, туганнары белән еш аралашырга туры килә. Тәүдә сөйләшергә кыймыйрак торган сабыр күңелле апалар, хатын-кызлар азак бертуганың кебек якын кешегә әверелә, чөнки аларның һәммәсе дә түземлелек, сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатларга ия. Бу күркәм холыклы хатын-кызлардан аларга гына хас җылылык, яктылык, изгелек нурлары бөркелә. Газиз улларын, ирләрен, туганнарын көткән мөлаем ханымнар сынмас рух ныклыгы, ихтыяр көче бары тик соклану һәм хөрмәт уята, тормыш ныклыгы һәм рухи көч үрнәге булып тора. Яңарак кына миңа шундый райондашыбыз – Тепляк авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Азат Баһаутдиновның тормыш иптәше Эльвина Флорит кызы белән аралашу насыйп булды.

“Җиңү белән кайтуын көтәбез!”
“Җиңү белән кайтуын көтәбез!”

Эльвина Ваныш авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Агыйдел шәһәрендә бизәлеш-төзелеш эшләре мастеры һөнәренә укып чыга. Белгечлеге буенча бер елдан артык эшләгәч, Тепляк авылы егете Азат белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Яшь гаилә егетнең туган авылына кайтып төпләнә. Бер-бер артлы ике уллары туа. Бүгенге көндә алар Ваныш мәктәбендә белем алалар, Алмаз – сигезенче, Айнур җиденче сыйныф укучылары. Азат Себер якларында автокранчы булып эшли, ә Эльвина авылда башта сатучы булып магазинга урнаша, соңрак шушы кибетне сатып алып, үзе хуҗа була.


– Авылда эш табуы кыенрак, авыл магазинында эш тәкъдим иткәч, шундук риза булдым. Берничә елдан соң үзебезгә сатып алдык кибетне. Башта куркыбрак торсам да, Азат ярдәм итте. Аның булышлыгында гына дәртләнеп эшләп киттем, – дип белдерде Эльвина Флорит кызы.


Эше дә бар, балалар да үсеп килә, рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә... Тик өлешчә мобилизация чикләрендә Азат махсус хәрби операциягә китә. Повестка алу белән ул, ике дә уйлап тормый, “Эльвина, Алмаз, Айнур, мин барам! Мин бармый, кем бара, халкыбыз өчен, сезнең тынычлык, туганнарым өчен мин барам”, – ди үзе. Беренче вакытларда кыен була Баһаутдиновларга, тик барсына да ияләшәсең дигәндәй, моңа да күнегәләр алар. Азат та элемтәгә чыгып тора, отпускасына берничә тапкыр кайта.


– Азатның озак хәбәре килмәсә, бик авыр. Ярый әле янәшәмдә улларым бар. Азатның әти-әнисе дә зур ярдәм күрсәтәләр. Түзәбез инде, безнең башка гына төшкән афәт түгел бит. Улларыбыз әтиләренең батырлыгы турында белеп, аның белән горурланалар, – ди Эльвина Баһаутдинова.


– Без аның исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез!


Бу теләккә без дә чын күңелдән кушылабыз!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: