Илгизнең махсус хәрби операциягә үз теләге белән контракт төзеп киткәнен белгәч, бераз аптырап калдым. Соңрак кына исемә төште, ул бит мәктәптә укыганда ук җитез малай булды, бар башлангычларның алдында йөрде, патриотизм хисе көчле иде аңарда. Шуларны уйлагач, Илгизнең бу карары гаҗәп булмады, киресенчә, ничек ул бу вакытка кадәр түзеп йөргән икән, дигән уйлар килде башка. Кыска гына ялга кайтканда күрешеп булмады, шуңа күрә сыйныфташлардан аның хәлен белештереп торам. Беркөнне исә безгә Илгизнең әти-әнисе Ания апа һәм Әхнәф абый белән иркенләбрәк сөйләшеп утырырга насыйп булды.
– Безнең гаиләдә өч бала үсте, бер кыз һәм ике малай. Барысын да бик яратып үстердек, – дип сөйләп китте Ания Вахит кызы. – Илгиз күптән махсус хәрби операция турында сөйләнеп йөри иде. “Минем күп дусларым, танышларым анда, без монда нишләп ятарга тиешбез соң? Ишек төбенә килеп җитәләр бит инде, ничек йөрәкне түздереп, тыныч кына яшәргә була?” – еш кына шулай дия торган иде улыбыз. Минем Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән энекәшем Флоритның улы Рамил 2022 елда мобилизация чикләрендә хәрби операциягә чакырылды. Энекәшем дә аның янына барам дип йөрде. “Безнең әти-бабайлар ил тынычлыгы өчен көрәшкән, без алардан киммени? Ния безнең балалар, яшьләр сугыш афәтен күрәләр? Гаилә корып, балалар үстерер урынына, алар бүген кан коерга тиеш. Аларның рәхәтләнеп яшисе вакыты бит әле. Безнең инде гомер үткән дисәк тә була, (Флорит Вахит улына – 58 яшь, автор) балалар анда булганда, безгә ничек түзеп ятмак кирәк?” – диде бер кайтуында Флорит. Илгиз улым шалтыратып, үз теләге турында белдергәч, “Син ир уртасы булгансың инде, бу синең карарың, мин аны кире кагалмыйм. Белеп эшләгәнсеңдер, улым, бу адымыңны, дип уйлыйм”, – дидем. Шулай итеп, Илгиз белән Флорит бер-берсен дәртләндереп, бер-берсенә куәт биреп, безгә әйтми генә контракт төзеделәр. Янәсе, болар икесе дә Рамил кырына баралар да, өчесе бергә булып, бер-берсен саклап йөрергә ниятләгәннәр. Кызганычка каршы, өчесе өч якка туры килделәр. Улымның да, энекәшемнең дә контракт төзегәннәрен ишеткәч, сыгылдым да төштем. Ул чаклардагы хәлләремне белсәгез икән! Бик борчылдым. Күз алдымнан улымның кечкенә чагы узды. Шунда җибәрер өчен үстердемме сине, дип, еламаган көнем булмады. Энекәшемнең дә бәләкәй генә малай булып чабып йөргәннәре искә төште.
Әти-әни өчен иң авыры – улларының, туганнарының алгы сызыкта булган көннәре. Флоритның ике айга якын бернинди хәбәре булмый. Исәнлегенә инде өметләрне өзгәч, үзе элемтәгә чыга. Энекәшенең тавышын ишеткәч, Ания Вахит кызы елап җибәрә. Флорит исә үз чиратында апасын тынычландыра. Илгиз дә еш элемтәгә чыга алмый. Ата-ананың укымаган догасы калмый.
– Ания апа, Әхнәф абый, улыгызның хәрби операциядә булуы тормышка карашыгызны үзгәрттеме? – дигән сорауга Габдрахмановлар бертавыштан:
– Бик. Безнең һәр көнебез дога уку белән башлана, дога уку белән тәмамлана. Күзебезне ачу белән укый башлыйбыз. Намаз вакытларында улыбызның, туганнарыбызның, авылдашларыбызның, гомумән, барлык яугирләребезнең исән-имин кайтуларын, сау-сәламәт булуларын телибез. Бәйрәмнәрдә чәчәкләр дә, бүләкләр дә көтмибез. Газиз балаларыбыз, туганнарыбыз исән булса, шул җитә безгә. Кайчакта өч-дүрт көнгә бер тапкыр улыбыз: «Әни, әти, бар да яхшы», – дигән хәбәр сала. Шул сүзләр канатлар куя инде! Көннәребез яктырып китә, ризыклар тәмләнә, яшисе килә башлый, –диләр алар.
Күпме әниләрнең балалары бүген ил сагында. Мондагылар тыныч тормышта яшәсен, сабыйлар бәхетле булсын, ди алар.
– Улымның гаиләсе бар. Ике малай тәрбияләп үстереп яталар, – ди Ания апа. – Алар үзләре гел: «Дәү әни, борчылма!» – дип кенә торалар. Ничек инде борчылмыйсың?! Әни бит мин! Алар барсы да миңа бик газиз. Горурланаммы? Әйе! Ничек инде горурланмыйм ди?! Әни өчен баласының илне саклавы – зур горурлык! Инде алдагы көннәремдә дә балаларымның игелеген күреп, аларның бәхетенә сөенеп яшәсәм иде, ди
Габдрахмановлар баласын, ирен, туганнарын көткән һәркемгә сабырлык тели. Гомерләре бетмәсен, дип кабатлыйлар алар.