Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 октябрь , 10:48

Гаязның балачак хыялы

Хәрби һөнәрне аңлы рәвештә сайлаган лаеклы яшьләр бар районыбызда. Нәрсә этәргеч була бу сайлауга? Нинди каршылыклар кичерәләр әлеге яшьләр? Сораулар күп...

Төмән югары хәрби-команда училищесы курсанты, Бәләкәй Бадрак авылы егете Гаяз Хәсәнов булган авырлыкларга бирешмичә, туган илен саклауны бурыч итеп куя алдына. 
Гаязның сүзләренә караганда, ул хәрби булу хыялы белән балачактан ук кызыга башлый. Әнисенең энекәше Булат абыйсының хәрби булуы да этәргеч булгандыр, мөгаен. 
–10-11нче сыйныфларда инде ул хәрби булам, дигән ныклы карарга килде. Мин исә “Улым, кабат уйлап кара, бу бит гомерлек һөнәр сайлау” дип карасам да, ул үз сүзеннән кайтмады. Улыбызның шундый булуына шатландык, димәк, дөрес тәрбия биргәнбез, – ди әнисе Эльвира Марат кызы.
Гаяз мәктәптә укыганда ук үз максатына ирешер өчен ныклап әзерләнә. Бадрак мәктәбенең биш сыйныфын тәмамлап, Борай беренче санлы мәктәпкә күчә ул. “Борайда мөмкинлекләр күбрәк”, дип үз сайлавын нигезли егет. Яхшы укый, мәктәпне бары тик яхшы билгеләргә генә  тәмамлый.  
–  Улыбызның кочак-кочак китап төяп кайтуына шаккатып карый идек, – дип сөйлиләр Хәсәновлар. – Ә ул “Әти, әни, менә бит нинди кешеләр булган! Мин дә алар кебек батыр, каһарман булырга телим. Хәрби булачакмын”, дип горурланып әйтә. Шат күңелле, кызыксынучан, игелекле малай булып үсте, яшьтәшләре белән һәрвакыт уртак тел таба, кечкенәләрне беркайчан да рәнҗетми иде.
Хәрби булу физик яктан да әзерлекне таләп иткәнен аңлап, барлык төр спорт ярышларында катнаша, аеруча волейболны,  футболны үз итә Гаяз. Фән олипиадаларында да җиңүләре шактый аның.
Хәрби училищеда уку исә тагын да үзеңә таләпчән булуны, тәртипкә, дисциплинага яраклашуны сорый.
– Мин мәктәпне тәмамлаганда, профиль математика белән физикадан имтиханнар тапшырмаган идем, баргач училищеда бирдем аларны. Аннан профильле сайлап алу һәм физик әзерлек буенча тикшерделәр. Бар тикшеренүләрне үткәч, яшь сугышчы курсы башланды. Август азагында өч көнлек кыр чыгышы булды. Бу көннәрдә палаткаларда яшәдек.  Присяга биргәч, уку башланды. Беренче курста мәктәп фәннәрен кабатлау булса, икенче курстан хәрби фәннәргә тотындык. Укуы кызыклы да, күптөрле дә, әлбәттә, күп көч таләп итә, ләкин бу бит минем аңлы сайлавым, кая һәм ни өчен барганымны белдем мин. Минем бу карарымны күп кеше аңламады, – дип сөйләп алды Гаяз үзенең укуы турында. 
Гаяз үзенең ачык йөзле, киң күңелле булуы белән үзенә тартып тора торган егет. Аны нигәдер кояшка охшатам мин. Элек-электән белсәм дә, очрашкан саен төпле фикере белән гаҗәпкә калдыра ул.
– Улыбызның мөгаллим-нәреннән дә бары тик яхшы сүзләр генә ишетәбез. Ялларга кайтуын зарыгып көтәбез, телефоннан сөйләшеп торабыз, – диләр Гаязның әти-әнисе. 
Туган илеңне ярату гаиләдән, туган нигездән, белем һәм тәрбия алган мәктәптән башлана.   Хәрби булу – зур җаваплылык һәм әлеге һөнәрне чын ир-егетләр сайлый. Бу купшы сүзләр генә дә, матур хәрби кием кию дә түгел. Әлеге һөнәрне халык, ил язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала белгәннәр генә сайлый ала. Гаяз Хәсәнов  кебек Борай егетләре. 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: