Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
9 октябрь , 10:00

Яугирләр - ялда

Район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гемир Нуртдиновның махсус хәрби операциядә катнашып, кыска ялга кайткан ир-егетләребез белән чираттагы очрашуы узды.

Яугирләр - ялда
Яугирләр - ялда

 

- Безнең өчен Ватанны саклау бездән аерым җаваплылык таләп итә торган көндәлек эшкә әйләнде, - диләр безнең сугышчылар үз хикәяләрендә.

Яугирләребез чираттагы кыска вакытлы ялга кайтканнар икән.  Алар үзләренең сугышчан көннәре, хезмәт шартлары турында сөйләделәр, алгы сызыктагы иптәшләренең батырлыгы һәм ныклыгы турында берничә вакыйга белән уртаклаштылар. Шулай ук, илебез һәм тугандаш республикалар иминлеген яклап яу кырында көрәшкән борайлылар якташларының үзләренә булган кайгырту-ярдәмне һәрдаим тоеп торуларын, моның өчен тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Җаваплы, аз сүзле, тыйнак һәм җитди ир-атлар – алар хәзер алгы сызыкта булганнарның бер өлеше генә.  Алар инде айлар буе өйләреннән еракта, авырлыкларга карамастан, Ватаныбызны лаеклы яклыйлар. Егетләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: