Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
2 октябрь , 16:14

Хәтерләре мәңгеләштерелде

Бүген, икенче октябрь көнне, Борай авылының гимназиясендә мәктәпнең беренче директоры, Бөек Ватан сугышында катнашкан Рафаэль Искәндәров,  мәктәпне тәмамлаган сугышчы-интернационалист Айдар Мәхмүтов һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган укытучы Нәгыйм Кәбиров истәлегенә мемориаль такталар

Ачу тантанасы митингында район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гемир Нуртдинов, районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, Башкортстан Республикасының сугыш, Хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының Борай районы оешмасы советы рәисе Фирдус Садретдинов, “Сугышчан туганлык”ның Борай бүлекчәсе идарә рәисе Илгиз Валинуров, Рафаэль Миргаләветдин улының килене Лилия Искәндәрова, лаеклы ялдагы укытучы Лүция Каюмова, Айдар Габдрахман улының апасы Миләүшә Мәхмүтова, икетуган апасы Лира Хәйбрахманова һәм  сыйныфташы Лилия Мөгаллимова, Нәгыйм  Заһит улының тормыш иптәше Ләлә Габдулла кызы, кызы Неля, апасы Наилә Абазова, коллегасы Ирек Әхмәдуллин һәм бергә хезмәт иткән иптәше Николай Ананьев катнаштылар.

Сугышчан иптәшләрнең хәтерен мәңгеләштерү йөзеннән үткәрелгән чараны ачып район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гемир Хаҗетдин улы шундый якташларыбыз булуы белән ихластан горурлану хакында җиткерде.  Шулай ук ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Нәгыйм Кәбировның  тормыш иптәшенә яугирнең хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

Тантанага килгән һәрбер кеше яугирләрнең кыю, батыр икәнлеген билгеләп үттеләр. Тормышны яраткан, шаярган, көлгән, ярдәм иткән, булышкан гап-гади авыл егетләре булган алар.

-Район халкы өчен мондый хәтер такталары кирәк. Арабыздан киткәннәр, вакытсыз гомере өзелгән сугышчан дусларыбызның исемнәре беркайчан да онытылырга тиеш түгел, - диде Фирдус Хәбиб улы.

Нәгыйм Кәбиров истәлегенә гимназиянең физика кабинетында “Герой партасы” ачылу тантанасы да яугир турында хәтер мәңгелек булачагын дәлилли.

“Герой партасы” – ул укучылар партасы, анда геройның фотосы, аның биографиясе һәм казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган. Әлеге парта артында утыру хокукы мәктәптә уңышка ирешкән, шулай ук төрле чараларда актив катнашкан укучыларга бирелә.

Партаны ачу хокукы яугирнең тормыш иптәше һәм кызына бирелде.

Иң беренче булып «Герой партасы» артына утыру хокукы отличникларга, күп иҗат конкурсларында катнашучыларга Артем  Михалевка һәм  Дилә Вәсимовага бирелде.

«Мин зур җаваплылык тоям, алдынгы укучы һәм башкаларга үрнәк булу өчен күп көч куячакмын», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Дилә.

Тантанада тугрылык, батырлык, кыюлык һәм намус... бу сыйфатлар – буш сүзләр түгел... Ватанның геройлары санап бетергесез, вакыт безне сайлады, – дигән сүзләр яңгырады алып баручылардан.

 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: