Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
1 октябрь , 15:00

Борайда яугир белән очрашу узды

30нчы сентябрь көнне Борайның 2нче гимназия укучылары  махсус хәрби операциядә катнашучы "Буря" позывнойлы яугир белән очраштылар. "Буря" контракт буенча чакырылган һәм әлеге вакытта кыска вакытлы ялда. Гимназиячеләр, безнең яклаучыбыз хезмәте белән чын кызыксыну күрсәтеп, хәрбигә үз сорауларын турыдан-туры бирә алдылар. Шулай итеп кызыксынуларын яшермичә, балалар солдатларның көндәлек тормышы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырыштылар. 

Борайда яугир белән очрашу узды
Борайда яугир белән очрашу узды

Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә, балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны күреп үсәләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә укучылар мәктәпләрдән хатлар язып юллыйлар. Ул хатларда балалар абыйларының җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын көтүләре хакында язалар. Самими, ихлас күңелдән язылган бу хатлар солдатларны тетрәндерә, кыюлыкка, зур җиңүләргә дәрт өсти.

Яугирләребез, ил халкы тынычлыкта яшәсен өчен, җиңүләргә ирешеп, тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Башкортстанда контрактчылар сафына җыю дәвам итә.  Контракт буенча хезмәт – ул хөрмәткә лаеклы гражданлык позициясе, бу үз Ватаныңны саклауның аңлы сайлавы.

Моннан тыш, хәрби хезмәткә кергәндә, кеше тотрыклылык, үз-үзен тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр, лаеклы хезмәт хакы һәм югары социаль статус сайлый.

Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.  Шулай ук Башкортстанда контракт төзүчеләр төбәк һәм муниципаль түләүләр ала – 505 мең һәм 100 мең сум.

Хәрби хәрәкәтләр зонасында булган хәрби хезмәткәрләр шулай ук стимуллаштыручы түләүләргә хокуклы – билгеле бер казанышлар өчен 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

Контракт төзү өчен прописка буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә була. Үзең белән хәрби билет, паспорт, СНИЛС, ИНН һәм автобиография булырга тиеш.

Контракт буенча хәрби хезмәт белән бәйле сорауларга җавапларны башбат.рф сайтыннан, МФЦ офисларында, «Доброволец Башкортостан» чат-ботында: https://t.me/contractRBBot алырга мөмкин.

Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатының 122 яки 8 (34756) 2-15-01 кайнар линиясе телефоннары аша алырга була. Адресы: Борай авылы, М. Гафури ур., 41.

Борайда яугир белән очрашу узды
Борайда яугир белән очрашу узды
Борайда яугир белән очрашу узды
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: