Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 сентябрь , 10:01

Борай районының хәрби хезмәткәренә медаль тапшырылды

10 сентябрь көнне тантаналы шартларда «Татарин» кушаматлы безнең батыр якташыбызга «Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны» медале тапшырылды.

Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән
Фото:Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән

«Үз вакытында «Татарин» Кавказда хезмәт иткән, ә өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк ул махсус хәрби операция зонасында. Бу көннәрдә якташыбыз туган җирендә яраланганнан соң дәвалана һәм без аны монда, арабызда күрүебезгә бик шатбыз, аның батырлыгы һәм чыдамлыгы белән горурланабыз. Без аның каһарманлыгы һәм тугрылыгы өчен рәхмәтле. Геройны лаеклы югары бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз!»  – дип язган район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үзенең социаль челтәрләрендә.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.  Шулай ук Башкортстанда контракт төзүчеләр төбәк һәм муниципаль түләүләр ала – 505 мең һәм 100 мең сум.

Хәрби хәрәкәтләр зонасында булган хәрби хезмәткәрләр шулай ук стимуллаштыручы түләүләргә хокуклы – билгеле бер казанышлар өчен 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

Контракт төзү өчен прописка буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә була. Үзең белән хәрби билет, паспорт, СНИЛС, ИНН һәм автобиография булырга тиеш.

Контракт буенча хәрби хезмәт белән бәйле сорауларга җавапларны башбат.рф сайтыннан, МФЦ офисларында, «Доброволец Башкортостан» чат-ботында: https://t.me/contractRBBot алырга мөмкин.

Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатының 122 яки 8 (34756) 2-15-01 кайнар линиясе телефоннары аша алырга була. Адресы: Борай авылы, М. Гафури ур., 41.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: