Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
15 август , 16:45

"Янычар" туган ягында

Шушы көннәрдә Кузбай авылында туып-үскән полковник, "Янычар" дигән позывнойлы полк командиры туган якларына кайтып, туганнары һәм дуслары белән аралашып, ата-бабалары истәлеген хөрмәт итеп зиратка чәчәкләр салды.

Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләре
Фото:Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләре

Полковник авыл биләмәсендә булды һәм балачагы, яшьлеге үткән урамнар буйлап йөреп чыкты. Бу урыннар аның өчен өй генә түгел, илһам чыганагы да була, чөнки ул Совет Армиясе сафларына нәкъ менә шуннан алынган һәм тормыш юлы да шуннан башланган.

– "Янычар" дигән позывнойлы якташыбыз өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк фронтта. Бу көннәрдә ул кыска вакытлы ялга кайткан. "Янычар" ике "Батырлык ордены", " Батырлык өчен", "Хәрби батырлык өчен" медальләре һәм "Генерал Шайморатов ордены" белән бүләкләнгән. Аның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы барыбызны да рухландыра! Әйдәгез, бүген Ватаныбызны саклаучыларны истә тотыйк һәм аларга ярдәм итик!, – дип язылган район хакимиятенең социаль челтәрләрендә.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Элегрәк Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде.

Контракт буенча хәрби хезмәт белән бәйле сорауларга җавапларны башбат.рф сайтыннан, «Аңлатабыз.Башкортстан» проектының социаль челтәрләреннән https://vk.com/wall-210976283_5957, Башкортстанның ситуацион үзәге телефоны буенча +7 (347) 218 19 19 алырга мөмкин.

Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатының 8 (34756) 2-15-01 яки 122 кайнар линиясе телефоннары аша алырга була. Адресы: Борай авылы, М. Гафури ур., 41.

 

 

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: