Егет махсус хәрби операциядә 2022 елның көзеннән башлап хезмәт итә. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев билгеләп үткәнчә, бүләкләр сугышчының фронтның иң авыр участокларында күрсәткән батырлыгын билгели.
«Безнең солдатларның һәрберсе – чын герой, һәм без шундый кыю һәм затлы якташларыбыз булуы белән горурланабыз. Аларның исән-сау кайтуларын көтәбез», – дип язган Рушан Кадим улы үзенең социаль челтәрләрендә.
Исегезгә төшерәбез, Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Элегрәк Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде.
Контракт буенча хәрби хезмәт белән бәйле сорауларга җавапларны башбат.рф сайтыннан, «Аңлатабыз.Башкортстан» проектының социаль челтәрләреннән https://vk.com/wall-210976283_5957, Башкортстанның ситуацион үзәге телефоны буенча +7 (347) 218 19 19 алырга мөмкин.
Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатының 8 (34756) 2-15-01 яки 122 кайнар линиясе телефоннары аша алырга була. Адресы: Борай авылы, М. Гафури ур., 41.