Фронтның иң авыр һәм катлаулы участокларында безнең якташлар үз бурычларын батырларча үтиләр. Алар чын геройлар. Егетләрнең исән-сау кайтуларын телибез!
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә куелган генерал Шәйморатов медале белән республика халкы җәмәгать тәртибен саклаганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарганда, хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, Башкортстанда контрактчылар сафына җыю дәвам итә. Контракт буенча хезмәт – ул хөрмәткә лаеклы гражданлык позициясе, бу үз Ватаныңны саклауның аңлы сайлавы.
Моннан тыш, хәрби хезмәткә кергәндә, кеше тотрыклылык, үз-үзен тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр, лаеклы хезмәт хакы һәм югары социаль статус сайлый.
Контракт буенча хәрби хезмәт белән бәйле сорауларга җавапларны Башкортстанның Үзәк Тикшерү комитеты республика хәрби комиссариаты белән берлектә эшләгән Чат-ботта алырга мөмкин: https://clck.ru/34ARPB. Сервис оператив эшли, сораулар калса, кая мөрәҗәгать итәргә икәнен күрсәтер.
Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында тулырак чат-ботта белергә була: https://clck.ru/32edTx.
Шулай ук башбат.рф сайтында башкорт батальоннары сафына керергә теләүчеләрдә туарга мөмкин булган сорауларга җаваплар тупланган.
Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатының 122 яки 8 (34756) 2-15-01 кайнар линиясе телефоннары аша алырга була. Адресы: Борай авылы, М. Гафури ур., 41.