Төбәк Башлыгы Радий Хәбировның: “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” – дигән сүзе Бөек Ватан сугышы чорындагы “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән лозунг кебек тоташ республика халкы өчен девизга әверелде.
Әйе, үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Июнь ахырында безнекеләрнең махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк алып барып кайтуларыннан соң район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка “Ничек анда безнекеләр? Ничек йөреп кайттыгыз?”, – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Үзем сорау бирәм, үзем аның башкарган яхшы эшләре турында сөйләмәвен белсәм дә. Безнең халыкта “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ – Ходай белер” дигән сүз бар бит.
– Әйбәт йөреп кайттык. Егетләребез сәлам әйтеп калдылар, алып барган әйберләр өчен рәхмәт белдерделәр, – дип җавап бирде ул.
Һәм бетте, күпме генә көтсәм дә, башка сүз әйтмәде. Башта аптырап калдым. Бәй, аптырыйсы юк икән бит. Бу бит чын ирләрчә җавап. Минем әйтелми калган барлык сорауларыма да җавап биргән бит Рушан Кадим улы. “Әйбәт йөреп кайттык” – димәк, юлда бернинди дә хәвеф-хәтәр булмаган (булса да ир кеше сөйләп торамыни инде), бар да яхшы. “Егетләребез сәлам әйтеп калдылар” – димәк, безнең егетләр исән-саулар, моңардан да яхшырак хәбәр булмый да. “Алып барган әйберләр өчен рәхмәт белдерделәр” – монысы гуманитар йөк җыюда ярдәмләшкән һәр кешегә зур рәхмәтлеләр дигән сүз.
Аның белән махсус хәрби операция зонасына бергә барган хакимиятнең гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр мәсьәләләре буенча баш белгече Ирек Сәетгалиев белән сөйләшәбез.
– Без бу юлы өлешчә мобилизация кысаларында яуга алынган егетләр янына бардык. Моңа кадәр һәрвакытта да егетләр белән гуманитар йөкне тапшыру пунктында очраша идек. Без моннан, алар тегеннән киләләр. Шунда күрешәбез, әйберләрне бушатабыз, сөйләшәбез. Ә бу юлы без егетләрнең позицияләрендә үк булдык. Урман эчендә урнашканнар, блиндажларын, яшәү шартларын күрдек, – диде ул.
Позиция, блиндаж сүзләрен ишеткәч, тын да алмый авызымны ачып тыңлап торам. Әмма Ирек Фидәрис улы сөйләвеннән туктады. Минем аның янә сүзен дәвам итүен көтеп торуымны аңлады бугай, “Егетләрнең кәефләре әйбәт”, – дип өстәп куйды.
– Ә нәрсәләр алып бардыгыз? – дим, аның бәлки тагын нәрсәдер сөйләвенә өметләнеп.
– Егетләр үзләре сораган кирәк-яракны. Атап әйткәндә, маскировкалау челтәрләре, азык-төлек тупланмалары, бал, кием-салым, дарулар, дрон детекторы, смартфоннар һ.б. Бу юлы шәхси посылкалар күбрәк иде. Водитель егетләребез Рифат Сибәгатов, Илмир Мәрданов һәм Ранис Мөгаллимовка зур рәхмәт, әйбәт итеп йөретеп алып кайттылар, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.
Кирәк-ярак дигәндәй, районда гуманитар ярдәм җыю тукталып тормый. Аллаһка шөкер дияргә кирәк.
– Бездә халык бердәм. Аеруча авыл хуҗалыгы идарәлеге, фермерлар, шәхси эшкуарлар, бюджетта эшләүчеләр бик активлар. Уку вакытында мәктәп укучылары тарафыннан язылган хатларны да сала идек йөккә. Балаларның исән-сау һәм тизрәк җиңеп кайтуларын теләп язган хатларын яугирләребез яратып укыйлар. Битараф булмаган гражданнар да күп бездә. Шуңа гуманитар йөк җыюда ярдәмләшкән һәркемгә рәхмәт сүзеннән башка нәрсә әйтәсең. Барлыгы 20 гуманитар йөк хәзерләп озаттык, шуның 14ен үзебезнекеләр илтеп бирде, – дип фикерләрен белдерде гуманитар йөк җыюда оештыручыларның берсе булган хакимиятнең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин.
Әлбәттә, махсус хәрби операция зонасына йөк итүләр, хәл белешүләр соңгысы булмас. Тик тизрәк тәмамлансын иде инде бу. Мең-мең еллык тарихында илебез дошман алдында тез чүкмәгән, үз сүзен әйтә алган, ирекле булган. Без беләбез: Җиңү безнең якта булачак! Иң мөһиме – якташларыбыз үзләрен сакласыннар, туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтсыннар!