Яуда ятып калган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштереп, аларның якты истәлегенә һәйкәл төзүне авыл халкы үзе тәкъдим итә, ул Үтәгән авылы халкының җыелган акчасына салына.
– Үтәгән авылында бүген зур вакыйгага җыйналдык. Шушы һәйкәл бик матур, җыйнак килеп чыкты. Сезне Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык, иминлек телим. Дөньялар тыныч булып, шулай бердәм яшәргә язсын. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга исән-имин туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын, – диде Фәрит Хуҗин һәм шушы эшне башлап ахырына кадәр җиткерүдә күп көч салучы Фәнүзә һәм Әлфир Шәйнуровларга, Рәмилә һәм Азат Хәсәновларга, Флорида һәм Фәдис Гәрәевларга, Флүрә һәм Рәзиф Зариповларга район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Митинг батырларны бер минут тынлык белән искә алу, һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте. Чараны мәктәп укучыларының, шулай ук шушы авыл оныклары Ләйсән Сәфәрова һәм Эрнест Арслановның чыгышлары бизәде. Ләйсән – шушы авылның суын эчеп үскән кыз. Ул обелискны ачу тантанасын алып бару өчен Нефтекама шәһәреннән кайткан. Аның дәү әтисе сугыш ветераны була, ә энесе Динарис Сәфәров бүгенге көндә махсус хәрби операциядә.
– Тынычлык бүләк иткән каһарманнарыбыз барыннан да бигрәк игътибарга, кадер-хөрмәткә мохтаҗ. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә бигрәк тә. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чаралары да иң беренче чиратта әнә шул максатны күздә тота. Сугышның беренче көненнән дистәләгән, йөзләгән ир-егетләр фронтка киткән. Авылларда калган аналар, хатыннар hәм балалар бихисап кара кайгылы хәбәр хатлары алганнар. Әйе, илбасарларның, дошманнарның исемнәре күптән онытылган, ә батырларның исемнәре мәңге яши. Каhарман авылдашларыбыз җиңү яулап туган илебезгә кайтуына 79 ел узгач Үтәгән авылында алар хөрмәтенә обелиск калкып чыкты. Һәйкәл ташларына яу кырында ятып калган якташларыбызның да, исән-имин кайтып илгә хезмәт салган ветераннарыбызның да исемнәре уеп язылган, – дип чыгыш ясады Тазлар авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов.
Аннары инде авыл биләмәсе башлыгы обелиск төзүчеләр Гөлфинә һәм Әлфит Таминдаровларга, Рита һәм Марат Хәсәновларга, Флидә Бәдертдиновага, Фәйрүзә һәм Альберт Әмировларга туган төякләре өчен янып яшәгәннәре өчен Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары Үтәгән авылының сугыш чоры балаларына да бүләкләр тапшырып китте.
Илүс Кәрим улы чыгышын йомгаклап, шушы обелискны төзүдә, аның җирен хәзерләүдә, исемлекләрне мраморга төшерүдә, матди ярдәм күрсәткән район хакимиятенә һәм аның башлыгы Рушан Гәрәевка, авыл биләмәләре өчен җан атып торучы, киңәшләре белән ярдәм итүче Совет секретаре Илшат Камаловка бөтен Үтәгән авылы халкы исеменнән зур рәхмәтен белдерде.
Безнең арада булмаган яугирләр, батыр авылдашлар рухына авыл муллары Сәгыйть Солтанов һәм Шамил Миңнеәхмәтов догалар юллап уздылар.
Җирдә яшәгән hәркем дөньяда иң мөhиме тынычлык булуын белә. Бүгенге матур hәм тыныч тормышта яшәвебез белән без сугышта баш салган ата-бабаларыбызга, җиңүне якынлаштыруга көчләрен жәлләмәгән тыл эшчәннәренә бурычлыбыз, аларга ихтирамыбыз чиксез.
Бу тантаналы чара обелиск ачу гына түгел, горурланырлык үткәнебезгә еллар узгач карау, тарихыбызны барлау, яу кырында ятып калган туганнарыбыз каршында башларыбызны иеп, безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен тирән рәхмәтләребезне белдерү hәм авылдашлар каршында туганлык җепләрен ныгыту да булды.