Батырлар дәвере
1 Май 2024, 10:20

Герой тәрбиясендә үстек без

Бөек Ватан сугышының тынганына сиксән елга якын вакыт үтеп бара. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез.1941 нче елда илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!Таҗетдин Баһаветдин улы Гыйләҗетдиновның исеме районда, республикада гына түгел, бөтен Русиядә дә билгеле. Әгәр дә кемдер аның турында ишетеп кенә белсә, мин аның белән таныш булу бәхетенә ирештем. Без, Бадрак авылы халкы, Таҗетдин Баһаветдин улы белән бер авылдан булуыбыз, бер сукмактан йөрүебез, бер чишмә суын эчүебез белән горурлана алабыз.

Герой тәрбиясендә үстек безГерой тәрбиясендә үстек без
Герой тәрбиясендә үстек без

Мин мәктәптә укыган чакларда, Таҗи бабай (әйе, әйе, гади генә итеп без аны Таҗи бабай дип йөртә идек) дәресләргә килеп сугыш турында бик кызыклы итеп сөйли торган иде. Ул салмак кына сөйли, шаян сүзләрен кыстырып җибәрергә дә онытмый. Мәктәп, мәдәният йорты чараларыннан да читтә калмады Таҗи бабай. Ул сөйләгәндә без, нәни укучылар, тын да алырга куркып тыңлап утыра идек.
“Мин шушы авылда, Бадракта туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, фермада, аннары бераз мәктәптә эшләдем. Сугышка 1942 елның ачы суык февралендә алындым. Миңа унсигез яшь тә тулмаган иде әле. Тугыз айда Гурьев шәһәрендә хәрби училищены тәмамлап, фронтка киттем. Миномет взводы командиры итеп билгеләделәр мине. Беренче чыныгуым Ростов өлкәсе җирләрен азат итү өчен барган сугышларда булды. 1943 елның мартында мин хезмәт иткән 665нче укчылар полкы Ростов шәһәренә якын Солтансалы һәм Зур Кирсановка авылларын немец фашистларыннан азат итә. Арытабан – Таганрог, Мариуполь, Мелитополь шәһәрләре. Беренче яралануымны да Таганрог шәһәрен дошманнардан азат итүдә катнашканда алдым. Бу чордагы көчле алышлар гитлерчыларның “Какшамас Миус-Фронт” атамасы белән йөртелә”, – дип сөйли торган иде Таҗетдин Баһаветдин улы.
Дүртенче Украина фронты-ның 55нче армиясе 216нчы укчылар дивизиясе составындагы полк 1943 елның апрель башларында Кырымга бәреп керә. Тархан (бүгенге Вишневка) авылы азат ителә. Бу сугышта Таҗетдин Баһаветдин улының артиллерия взводы дошманның 3 дзотын, 2 миномет батареясен һәм 3 танкка каршы тубын сафтан чыгара. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
“Сугышта нинди батырлык өчен сезгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде?” – дип сорыйбыз бертавыштан. “Симферополь шәһәрен азат итүдә катнашканнан соң, Кызыл Армия дошманнарын куу өчен, Севастополь шәһәренә юнәлә. Фашистлар, аҗдаһа сыман ут чәчеп, ыргылып, совет гаскәрләре позицияләренә якынлашалар. Бигрәк тә Сапун-тау өчен яуда бик күп кан коела. 1944 елның 9 маенда иртән иртүк дошман танкларының атышуы башлана. Безнекеләр нык тора. Минем взвод ике танкны һәм ике штурм коралын юк итә. Орудие расчетыннан берүзем генә исән калсам да, тагын бер танкны шартлаттым. Ләкин танклар өере алга баруын дәвам итә. Шунда коралымны тагын бер танкка төзәдем. Кинәт 10-15 метр еракта гына дошман снаряды шатрламасынмы?! Тирә-як дөм караңгыга чумган кебек тоелды. Хушымны югалтып, җиргә егылганмын икән. Канкоеш кичкә кадәр дәвам иткән. Безнекеләрнең каты каршылыгына чыдый алмыйча, дошман чигенергә мәҗбүр булган. Мине башка яраланган солдатлар белән Бахчасарай шәһәренә госпитальгә озаталар. Минем балтыр сөягем сынган була, хәлем дә бик начар иде. Аягымны саклап калу нияте белән, миңа операция ясыйлар. Наркоздан уянгач, беренче уем шул булды: аякларым исәнме икән? Юрган астыннан чыгып торган бармакларымны күргәч, елап җибәрдем. Ничек чыдаганмындыр, ансын бер Ходай гына белә. Менә шушы алыштагы батырлыгым өчен миңа Герой исемен бирделәр дә инде. Уйлабрак карасаң, сугышта катнашкан барысына да Герой исеме бирергә кирәк. Без анда бик җитез, ут чәчеп тора идек. Дошманга аяусыз ташланырга әзер идек. И-и, көчле чаклар”, – шулай дип сөйләде Таҗетдин бабай. Әйе, ул зарлану-уфтануны белми торган, күңел көрлеген саклап кала белгән шәхес булып истә калды.
Сугыштан алган соңгы яраларыннан айнып, 1945 елның салкын кышында Зур Бадрак авылына 22 яшьлек солдат кайтып төшә. Нәнәемнең сөйләгәннәре әле дә истә. “Баһаветдинның уртанчы малае кайткан бит, алай кул-аяклары исән... Госпитальдә озак яткан, бер дә юкка түгелдер... Шундый сүзләр сөйләнде Таҗетдин кайтканда. Ничек кенә булмасын, исән-сау кайтты авылга. Менә минем ирем дә, туганнарым да кайта алмады бит...”, – ди торган иде нәнәй, сугыш турындагыларны искә алып.
Әйе, герой туган авылына исән-сау кайта. Герой исемен сугышта алу ничек кыен булса, бу югары исемне тыныч тормышта йөртү дә җиңел түгел. Таҗетдин Баһаветдин улы моны аңлап яшәде.
Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый, туган авылында укытучы, аннан соң район халык мәгарифе бүлеге мөдире, партиянең район комитетының икенче секретаре вазыйфаларын башкара. Аннары озак еллар Бадрак мәктәбе директоры була. Бу вазифада булганда, яңа мәктәп бинасын төзеткән. Төзетү генә түгел, үзе башлап йөргән. Укытучылар белән беррәттән машина-машина таш, кирпеч бушаталар. Агач материалларны да үз көчләре белән табалар. Балчык бушатуда бар авыл халкы ярдәмгә килгән. Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый Таҗетдин Баһаветдин улы. Аның белән бергә эшләгән укытучылар аны бик җылы искә алалар.
– Таҗетдин Баһаветдин улы мин Бадрак мәктәбендә эшли башлаганда директор вазифасын башкара иде. Мине, яңа гына диплом алып кайткан кызны, эшкә өйрәтте ул. Дәресләргә кереп утырып, анализлар бирә иде безнең эшкә. “Армиягә барасы малайлар белемле булырга тиешләр, сәләтен табыгыз. Бер бала да читтә калмасын. Патриот, үз илен яклаучылар тәрбияләргә тиешбез без”, – дип әйтә иде. Тавышы да матур иде, җырлый торган иде, спектакльләрдә катнашты, артистлык сәләте булды аңарда. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, “Зәңгәр шәл” спектаклен куюлары. Бар яклап та уңган, җитез кеше булды Таҗетдин Баһаветдин улы. Кыскасы, коллективны оештыра белә торган активист иде ул, – дип хатирәләренә кайтты Таҗи бабай белән эшләгән ветеран-укытучы Рада Хаҗи кызы Шакирова.
Безгә дә ул: “Балалар, укыгыз, белемле кеше югалмас”, – дип әйтә иде.
Таҗетдин Баһаветдин улы легендар герой гына түгел, яхшы гаилә башлыгы да була. Хатыны Рәйсә әби белән бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. Уллары балачактан ук бик тырыш, уңган егетләр булып үсәләр. Хөрмәт нефтьче һөнәрен сайлый. Когалым шәһәрендә “Нефтегаз” оешмасында эшли. Фәрит Башкорт дәүләт университетының математика факультетын тәмамлап, Уфада программист булып эшли. Кече уллары Рәшит Уфа дәүләт нефть техник университетының төзелеш факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, Сибай шәһәрендә эшли. Ата-ананың өч улының матур, тату, үрнәкле гаиләләре бар. Тик, кызганычка каршы, уллары Хөрмәт белән Рәшит инде бакыйлыкка күчтеләр. Ә Фәрит уллары Бадрак авылында гомер кичерә. Гыйләҗетдиновлар кулга-кул тотынышып, бергә үткән гомер юлында һәммәсен уртак бүлешеп, шатлык-сөнечләрнең кадерен белеп, кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә 60 ел бергә матур гомер итәләр.
Таҗетдин Баһаветдин улы үлүенә 12 ел вакыт үтеп бара. Икенче майда аңа 100 яшь булыр иде. Герой үзе исән булмаса да, исеме – мәңгелек. Герой яшәгән өйдә һәм ул төзеткән, күп еллар эшләгән мәктәпкә мемориаль тактаташ куелган. 2020 елның ноябрендә Зур Бадрак мәктәбенә Геройның исеме бирелә. 2023 елда мәктәп тарих-туган якны өйрәнү музее да аның исеме белән йөртелә башлый. Герой бюсты туган авылының Җиңү паркында урнаштырылган. Борай авылында аның исеме белән урам аталган.
Без Таҗетдин Баһаветдин улы тәрбиясендә үстек. Үзе исән чакта Таҗетдин Гыйләҗетдинов бик еш батырлык дәресләре алып барды. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә аның өлеше зур булды.
Шуңадыр да инде, Бадрак мәктәбен тәмамлаучылар арасында хәрби хезмәтне сайлаучылар күп. Таҗи бабайның батырлыгы үрнәгендә үскән кичәге малайлар бүгенге көндә илебезнең тынычлыгы сагында көрәшәләр.

Фотолар Бадрак урта мәктәбенең Т. Гыйләҗетдинов исемендәге музееннан алынды.

Герой тәрбиясендә үстек без
Герой тәрбиясендә үстек без
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас