Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 февраль , 09:00

Ир-егетнең изге бурычы – туган җирне, илне сакларга

Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы. Балаларда патриотизм, туган илгә мәхәббәт хисе, иң беренче чиратта, мәктәптә тәрбияләнә. Менә шушындый сыйфатларга ия булып Рөстәм Гыйзәтуллин Борай өченче санлы урта мәктәбен тәмамлый.

Ир-егетнең изге бурычы – туган җирне, илне сакларга
Ир-егетнең изге бурычы – туган җирне, илне сакларга

Әти-әнисе Финус һәм Зилия улларын балачагыннан ук хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек, намуслылык кебек күркәм сыйфатларга ия иттереп буй җиткергәннәр. Рөстәм, яшь булуына карамастан, якыннарының аңа баглаган өметләрен аклый да инде – мәктәпне уңышлы тәмамлап, Уфа аграр университетына укырга кергән.

– Яратып сайлаган һөнәр иясе булу өчен белем алу бер дә авырлыклар тудырмады. Укырга ярата идем, бәлки шуңадыр да ул еллар бер мизгел сыман тиз үтеп китте. Ә инде укып бетереп, кулга алынган диплом мине тормышның яңа баскычына күтәрелергә ярдәм итте. Минем алда хезмәт юлының ишеге ачылды. Иң беренче булып Раевка кошчылык фабрикасында мал табибы буларак эшкә тотындым. Хезмәттәшләрем бик яхшы булдылар. Эшнең асылына төшенергә ярдәм иттеләр. Эшемне яратып, зур җаваплылык белән башкардым, – дип үзенең тормыш юлы белән кыскача таныштырып китте Рөстәм телефон аша.

Әйе, укуда да, эштә дә гел алдынгы булган егетебез Ватан алдындагы бурычын үтәр вакыты җиткәч, ике уйлап тормыйча, ил сагына баскан. Максатка омтылучан һәм яхшы физик әзерлекле егет армия тормышына күнегеп, уңышлы хезмәт итә.
Улын армиягә озаткан әти-әниләрнең һәр көне газизләреннән хәбәр көтеп үтәдер мөгаен. Рөстәмнең әнисе дә көн дә телефон шалтыравын тилмереп көтеп ала. Ә улы көн аралаш булса да дәшеп, үзенең хәл-әхвәлләрен сөйләп, туганнары турында сорашып тора.

– Рөстәм улым армия сафына алынгач, ике кулсыз калган кебек булдык. Ул шәхси хуҗалык эшләрендә бик зур ярдәмче иде. Нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Бигрәк тә автомобиль ремонтларга ярата. Нинди генә маркалы автомобиль булмасын, күз ачып йомганчы сүтеп, җыя. Бәләкәйдән тимер-томыр белән мавыгып үсте. Техниканы бик ярата иде. Улыбызның армия сафында булуына бик шатбыз һәм аның исән-имин хезмәт итеп кайтуын көтәбез, – дип горурлана солдатның әнисе Зилия.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: