Батырлар дәвере
14 февраль 2024, 09:00

Каһарманнар үлми – алар һәрвакыт безнең күңелдә

Тугызынчы февраль көнне Әрнәш авылында махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Динар Нәбиуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аны авылның Бөек Ватан сугышы каһарманнары обелискында урнаштырдылар.

Каһарманнар үлми – алар һәрвакыт безнең күңелдәКаһарманнар үлми – алар һәрвакыт безнең күңелдә
Каһарманнар үлми – алар һәрвакыт безнең күңелдә

Динар Дамир улы 1988 елда дөньяга килә. 2004 елда Николаевка мәктәбен тәмамлап, 154нче санлы һөнәрчелек училищесында тракторчы һөнәрен ала. 2007 елда армия сафына алына. Хезмәт срогын тәмамлаганнан соң Сургут шәһәренә күченә, “Сургутмебель” җәмгыятендә йөк төягеч йөртүче булып урнаша. 2022 елның октябрендә Сургут шәһәреннән мобилизацияләнә. 2023 елның 15-26 апрелендә Донецк өлкәсенең Артемовск (Бахмут) өчен сугышларда танкның механик-шоферы вазыйфасында катнаша. 26 апрельдә авыр яралана, 30 апрельдә Луганск госпиталендә һәлак була. Профессиональ бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен үлеменнән соң Русия Президенты Владимир Путин карары белән

“Батырлык ордены” белән бүләкләнә.

Тантаналы митингта Динарның әтисе Дамир, әнисе Физалия, бертуганы Альбина, аның малайлары Линар һәм Булат, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, Борай районында “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе Айдар Ситдыйков, Тепляк авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Мадис Раянов, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева һәм авыл халкы катнашты.

– Ватанны саклау – һәр гражданның изге бурычы. Динар Нәбиуллин үзенең хәрби бурычын курыкмыйча үтәгән. Ул – батырлык, ныклык, чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Якташларыбызның батырлыгы бүгенге һәм киләчәк буыннар хәтерендә калсын өчен мемориаль такталар ачабыз. Илебезнең тыныч тормышы һәм иминлеге өчен үзләрен аямаган егетләребезне тәрбияләгән ата-аналарга баш иябез. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, – диде Гемир Нуртдинов.

Тантанада катнашкан Динарның туганы Зиния Климина безнең белән хатирәләргә бирелеп, аның белән бәйле җылы истәлекләр белән уртаклашты. Имам-хатыйб Динарис Хәбибуллин дога укыды.

Шулай ук Динар Дамир улының якыннарының югалту хәсрәтен уртаклашырга Галина Абликова һәм Юлия Дәүләтова да килгәннәр иде, аларның да уллары хәрби бурычларын үтәгәндә махсус операциядә батырларча һәлак булдылар.

– Улымның истәлеген мәңгеләштерүдә катнашканыгыз, хәтерне саклауда ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Аның турында күпме хәтерлибез, шулкадәр исән булыр. Ә ул һәрвакытта минем истә булачак. Ә безнең якташларыбыз турында хәтер – илебез тарихында, – диде Динарның әнисе.

Мемориаль тактаны ачу хокукы Динарның әтисе Дамир Кави улына һәм Гемир Хаҗетдин улына бирелде. Җыелганнар Динар Нәбиуллинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары обелиск янына митингта катнашучылар тере чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

Хәтер мәңгелек, районыбыз үз батыр улларын мәңге онытмас.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас