Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
29 декабрь 2023, 12:41

Солдат әнисенә Рәхмәт хаты

Районыбыз егетләре хәрби хезмәткә җитди карый. Аларның әти-әниләре исеменә часть командирларыннан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп торуы шуны раслый. Борай авылында яшәүче Таңсылу Шартдинова адресына да Смоленск якларыннан Рәхмәт хаты килгән.

Аның улы Реналь мәктәптә укыган елларда да үзен гел үрнәк яктан күрсәтә. Барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерү белән берлектә спортны да үз итә. Сыйныфташлары арасында үз-үзенә таләпчән, гадел һәм шул ук вакытта ярдәмчел булуы белән дә аерылып тора. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Нефтекама шәһәрендә коры төзелеш остасы һөнәренә укып чыга. Өстәмә укып, штукатур, рәссам, монтажчы була. Үткән елның 19 июнендә укуын тәмамлап кайта, ә 25е – армия сафларына алына. Әти-әнисе улларында иң яхшы сыйфатлар гына тәрбияләгәннәр. Болар барысы да Ренальгә чын хәрби булып формалашуда ярдәм итә.
Смоленск өлкәсендә разведка гаскәрләрендә әзерлек үткәч, Ренальне алга таба хезмәт итү өчен Брянск якларына җибәрәләр.
Инде командирдан килгән хатка күз салыйк. Анда Ренальнең хәрби хезмәттә үзен гадел һәм алдына куелган хәрби бурычны вакытында төгәл, намус белән үтәүче солдат итеп танытуын, аның хезмәттәшләре арасында ышаныч һәм абруй казануын, теләсә кайсы вакытта сүз белән дә, эш белән дә ярдәмгә килергә әзер торуын билгеләп үткәннәр. Хәрби часть командиры вазифаларын вакытлыча башкаручы капитан С. Лапарь аның шушы сыйфатларын дәлилли. Ә часть командирының улларына шундый бәя бирүе ата-аналар өчен бәяләп бетергесез зур бүләк ул.
– Энекәшем укуын тәмам-лагач, Ватанны саклауны үзенең бурычы дип санап, армиягә теләп китте. Бер дә зарланмый, яратып, бар күңелен биреп хезмәт итә. Апаем белән горурланам, – дип күңел хисләре белән бүлешә абыйсы Илнар.
Ярдәмчел һәм тыйнак, тәртипле уллары белән горурлана ала Таңсылу ханым.
– Рәхмәт хаты килгән көнне, әйтерсең лә, сумка тулы шатлык күтәреп кайттым, бик сөендек, – диде Ренальнең әнисе. – Балаларыбыз кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп, дусларына карата ярдәмчел булып үстеләр. Бер анага да газиз баласын күз күрмәгән, аяк басмаган җирләргә җибәрүе җиңел түгелдер ул. Шулай да командирларыннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар, шатлыклы хәбәрләр килгәч, рәхәт икән ул.
Һәр ата-анага да һәрвакыт әнә шулай балалары өчен горурлык һәм шатлык хисләре кичереп яшәргә язсын! Тагын ярты елдан Реналь, хәрби хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайтачак. Шатлыклы күрешүләр насыйп булсын.

 

 


Фото гаилә архивыннан.

Солдат әнисенә Рәхмәт хаты
Солдат әнисенә Рәхмәт хаты
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: