Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
20 декабрь 2023, 16:11

Бергә-бергә – җиңү хакына

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында республикабызда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе киң колач алды. Әлеге изге гамәлләргә кушылып районыбыз халкы да зур көч сала

 Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Әлеге максатта оештырылган чараларның берсен икенчесе алыштырып тора. Безнең районда мәдәният йортының икенче катында махсус хәрби техниканы һәм позицияләрне саклар өчен маскировкалау челтәрләре үрү пункты актив эшләп килә. Анда районыбызның битараф булмаган хатын-кызлары йөри. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигән кебек, аның яше һәм милләте дә юк. Маскировкалау челтәрләре ясарга өйрәнү өчен өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем йөри. Районыбыз учреждениеләре ветераннары да бу эшкә бердәм рәвештә тотыналар. 
Маскировкалау челтәре үрү – җиңел эш түгел. Ул беренче каттан килеп тә чыкмаска мөмкин. Кайвакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле борайлылар билгеле схемалардан карап өйрәнә, хәзер инде тәҗрибә туплап өлгергәннәр, эшләре көйләнеп киткән. Район халкы җыйган акчага челтәр үрү өчен материаллар алынган. Махсус агач каракаска 6 метрга 3 метрлы бер челтәрне урнаштырып, маскировкалау ленталарын үрнәкләргә карап үрергә генә кирәк. Эше авыр булмаса да, вакытны ала. Игътибарлы булып, тигез генә эшләргә була.  
Мондый челтәрләр, һич-шиксез, хәрбиләр өчен  бик тә кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.
Лаеклы ялда булганнар, эшләп йөргән апалар, олы яшьтә булуларына карамастан, челтәр үрүдә бик теләп катнашалар. Венера Хәмитова, Венера Шәйдуллина, Фаягөл Таһирова, Ралия Муллаханова эшләп йөрүләреннән тыш, көн дә челтәр үрергә киләләр. Балалар иҗат йорты ветераннары Ләлә Ситдыйкова белән Альбина Хәбирова да бу изге эштән читтә калмыйлар. Альбина  Габдрахман кызы өендә снудлар белән толстовкалар да теккән. Челтәр тегүче апалардан үрергә ничек өйрәндегез, дип соравыма: “Килдек тә, кулыбызга кайчы, тукыма тоттырдылар да, апалар, әйдәгез, тотыныйк эшкә, дип әйттеләр”, – ди бер апа. Икенчесе аның сүзләренә кушылып, “Нужа бабай өйрәтә шул!” – ди.
Апалар барсы да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен тырышып челтәр ясыйлар, ә үзләренең күңелләрендә моңсулык. “Тизрәк бу аянычлы көннәр туктасын, балаларыбыз, ир-атларыбыз исән-сау кайтсын. Бөтен ил тынычлык тели, – дип хис-кичерешләре белән бүлешәләр алар. – Мондый изге эштә үз өлешебезне кертеп, катнашасыбыз килде. Өйдә утырсак, кайгы-борчу биләп ала. Аллаһы Тәгаләдән барысының да исән-сау кайтуларын сорыйбыз. Без аларны яратабыз, көтәбез”. Һәрбер апаны бер теләк берләштерә: сугышлар бетеп,  якташларыбыз исән-сау булып, үз аякларында кайтсыннар.
Бүгенгесе көнне үрүче апалар яугирләребез белән дә  элемтәне тоталар икән. Хәрбиләр күбрәк хәзер аксыл төсендә, кышкы кардан бик аерылып тормаган төсендәге маскировкалар кирәклеген дә белдергәннәр. Үрүче апалар үзләре билгеләвенчә, һәрбер кораманы иң изге, йөрәк түрендәге теләкләре белән бәйлиләр.
“Бүгенге көндә төркемдә дистәдән артык кеше йөри. Челтәр үрергә башлагач бер көн калдырмый килгән апалар да бар, яңа гына безгә кушылганнары да җитәрлек. Кыскасы, бу – битараф булмаганнарның зур, уртак хезмәте. Безнең бөтен район ярдәм җыюда катнаша, һәм бу бер дә арттырып әйтү түгел, – ди волонтер Филзинә Сәхибгәрәева. – Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировкалау челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч.”
Маскировкалау челтәрләре үрү, кыр шартларында көнкүрештә кирәк-яракларны җыю белән генә чикләнми борайлылар. Борай авылының балалар иҗат йорты нигезендә “Үзебезнекеләр өчен тегәбез һәм бәйлибез” (“Шьем и вяжем для наших”) остаханәсендә дә көн саен эш гөрли. Биредә волонтер хатын-кызлар, кул эше осталары мобилизацияләнгән якташлары өчен кием-салым тегәләр.
Шушы көннәрдә “Светлана”  тегү ательесы хезмәткәрләре белән Яшьләр үзегендә урнашкан ательеның тегүчеләре Лилия Мортазина белән Алсу Сабирова флистан камуфляж төсендәге толстовкалар тектеләр. Балалар иҗат йортының хезмәткәрләре Гөлнара Ибраһимова, Светлана Тимерҗанова, Зимфира Хәмәтшина, Чулпан Шәймөхәмәтова, Айсылу Җиһаншина, Зилә Яппарова, Эльвира Исламова һәм Рәмзия Миңнеәхмәтова яугирләрнең муеннары өшемәсен өчен снудлар да, ерактан күренеп торучы танып белү тасмалары да җитештерәләр. Яраланган солдатлар өчен госпиталь ыштаннарын тегү дә үз темпы белән барды. Ательелар тегүчеләре эш урынында тексәләр, ваемсыз булмаган тегү сөючеләр үз өйләрендә бу эшләрне башкаралар. 
“Без, үз чиратыбызда, җиңү өчен барысын да эшләрбез. Маскировкалау челтәрләре дә үрелә, кышлар җитте, җылы оекбашлар да бәйләнә, кирәк-яраклар да әзерләнә. Иң мөһиме: махсус хәрби операциядә булган егетләребез исән-сау өйләренә кайтсын. Монда аларны әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары көтеп кала”, – диләр Борайның  мәрхәмәтле хатын-кызлары.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: