Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
30 ноябрь 2023, 14:55

Солдат боткасын татыган Илгиз

Борайда яшәүче Илгиз Таһиров 2022 елда ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә китә.

Солдат боткасын  татыган Илгиз
Солдат боткасын татыган Илгиз

Илгиз тәүдә Белогорск шәһәренә эләгә, биредә алты ай хезмәт иткәч, Брянскка дәүләт чиген саклау өчен җибәрелә. Хезмәт итү барышында да Илгиз үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән. Нык характерлы, эшчән, акыллы авыл егете бернинди авырлыклар алдында да каушап калмый.
Шушы арада аның әти-әнисе Ирина һәм Ленар Таһировлар уллары хезмәт иткән командирыннан Рәхмәт хаты алганнар.
“Илгиз – тыңлаучан һәм җаваплы хәрби хезмәткәр. Иптәшләре өчен ул ышанычлы һәм гадел дус, беренче булып ярдәмгә килергә һәрчак әзер. Хәрби часть командованиесе сезгә менә дигән егет – Ватан сакчысы үстерүегез, аңарда намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык хисе тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерә. Сез улыгыз белән горурлана аласыз!” – диелә хатта.
Егет мәктәптән соң Бөре шәһәрендәге һөнәрчелек училищесында автомеханик белгечлегенә укып, армиягә алынганчы Иркутск шәһәрендә эшләргә дә өлгергән.
Тиздән Таһировлар гаиләсендә зур куаныч булачак – уллары Илгиз Ватан алдында изге бурычын үтәп 1 декабрьгә кайтып та җитәчәк.
Әле кайчан гына бөтен авыл белән озатканнар кебек иде, бер ел узып та киткән. Хезмәт итү дәвере бер мизгелдәй үткән кебек тоелса да, Илгизнең туганнары һәм якыннары күрешү минутларын зарыгып көтәләр.
– Улыбызның Ватан алдындагы изге бурычын, хәрби антын намуслы үтәве белән чиксез горурланабыз. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсен туплап физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайтыр дип көтәбез. Кайтыр көннәрен санап торам, – ди Илгизнең әнисе Ирина.
– Армия ир-егет өчен тормыш мәктәбе кебек. Өйгә кайтырга аз вакыт калуына бик шатмын. Бу хис-тойгыларны сүзләр белән әйтеп бетергесез. Туган өйдән, туган-тумачалардан аерылгач кына аңлыйсың икән, ничек сагынганны, яратканны һәм юксынганны. Аларның минем өчен никадәр кадерле икәнлекләренә ныграк төшендем, – ди Илгиз телефон аша.
Намуслы хезмәт итеп, җитдиләнеп киткән, чыныгу алган Илгизгә киләчәктә дә зур уңышлар, якты киләчәк, яхшы гына эш табып, матур итеп яшәргә язсын.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: