Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 ноябрь 2023, 10:15

Чын патриотлар гына Ватан сагында

Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез кала. Әтиләре, абыйлары, бабалары кебек үк бүгенге буын егетләре дә лаеклы рәвештә ил алдындагы изге бурычын үти. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап солдат егет физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да ныгып кайта. Якташларыбызның армия сафларында Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәве шул турыда сөйли. Әлеге вакытта Псков шәһәрендә илебез тынычлыгын саклаган, солдат укуларын Хабаровск шәһәрендә үткән Кузбай авылы егете Рүзил Хәмитҗанов та нәкъ шундыйлардан. Солдатыбыз өч ай эчендә ефрейтор дәрәҗәсенә күтәрелә.

Чын патриотлар гына Ватан сагында
Чын патриотлар гына Ватан сагында

Рүзил беренче сыйныфка туган авылы мәктәбенә барса да, икенче елны Борай беренче мәктәбендә белем алырга мәҗбүр була, чөнки авылларында мәктәп бөтенләй ябыла, шунлыктан укучылар район үзәгенә йөреп укыйлар. Белем учагында 9 сыйныфка кадәр белем ала ул. Укыган вакытында спортны үз итә, төрле фән олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулый. Арытаба Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжында укуын дәвам иткәндә дә сынатмый егет. Уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына һөнәри белгеч документы алып, туган авылына кайта. Биредә аны әти-әнисенең крестьян-фермер хуҗалыгы киң колач белән каршы ала. Рүзил бәләкәйдән үк физик эштән куркмый үсә. Мәктәптә укыган елларында ук үзләренең фермер хуҗалыгында терлекче булып та эшли. Ә инде Нефтекамада эшләгән чорында урып-җыю кампаниясендә комбайнчы әтисенең ярдәмчесе була. Рүзил бәләкәйдән ук җаваплылык, эшсөю-чәнлек, төгәллек, гаделлек һәм намуслык сыйфатларына ия булып үсә. Аңа нибары дүрт яшь чагында әти-әнисе игезәк малайлар алып кайталар. Авыл җирендә шәхси йорт белән яшәгән кешенең, әлбәттә, эше тавык чүпләсә бетәрлек түгел, ул вакытта Рүзилнең әтисе Илһам себер якларында эшләп йөри, ә әнисе Ләйсәнгә бөтен дөнья йөген берүзенә тартырга туры килә. Менә шул вакытта инде Рүзил әнисенә бәләкәй апайларын карап торуда зур таяныч була.
– Шул вакытларны уйлыйм да, үзем дә куркып куям. Рүзил үзе дә бит дүрт кенә яшьлек иде. Ә аңа мин ике бәләкәй апаен калдырып, хуҗалык эшләрен башкарып керәм, кибеткә йөгереп барып киләм. Ә минем Рүзилем апайларын күз карасы кебек саклады. Аларга җил-яңгыр тидерми үстерде. Инде үсеп-буй җитсәләр дә, абыйлары авыр эш эшләтмәде. Фермер хуҗалыгында тирес чыгарган вакытта барыгыз, абыегызга, ярдәмләшегез, дип чыгарып җибәрсәм дә. Азмы күпме вакыт үтүгә апайларын: “Барыгыз, мин үзем эшлим. Мин барда ял итегез. Менә мин армиягә киткәч әти-әнигә ярдәм итү сезнең кулда булачак”, дип кире кертеп җибәрә иде, – дип улының ярдәмчел булуы турында сөйли ана кеше.
Балаларның тырышлыгы, әлбәттә, әти-әнинең яхшы һәм дөрес тәрбиясеннән килә. Алар-авылда тәртипле һәм хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Бәләкәйдән үк патриотик тәрбия алып үскән малай, армиягә повестка килү белән шатланып, военкоматка килә. “Мине армия сафына чакырулары димәк мин тормыш мәктәбен үтәргә җаваплы булуымны билгели. Шуңа күрә мин ил алдындагы бурычымны намус белән башкарырга тиешмен. Бу минем өчен, минем әти-әнием, энеләрем өчен зур горурлык”, – ди солдатыбыз.
Әйе, әйтеп китүебезчә Рүзил – бик ярдәмчел егет. Ул армия сафына алыну белән үзенең якташы Радмир Ахунов белән бергә туры киләләр. Ике егетнең армия тормышында өч ай вакытлары бертуганнар кебек үтә.
– Якташым белән бер казармада яшәвемне бик сагынам, өч ай эчендә без Радмир белән бертуган кебек булдык. Ул миннән берничә яшькә олырак булса да мин аны үземнең апаем кебек кабул иттем. Бик якын булды ул миңа. Алла бирса, хезмәт бурычыбызны исән-имин үтеп кайткач та, шулай дус булып очрашырбыз, – ди Рүзил хезмәттәшен исенә алып.
Әлегә Ватан алдындагы изге бурычын үтәүдә Рүзил белән Радмирга уңышлар, уяулык, ныклы ихтыяр көче, сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Бүгенге көндә районы-бызның лачындай егетләре илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. Үз илләре белән горурланып, армия сафларына үз теләкләре белән киткән патриотларыбыз – солдатларыбыз Русиянең нинди генә почмакларына барсалар да, аларга тыныч хезмәт итәргә, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, әти-әниләрен, якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә куандырсыннар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: