Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 ноябрь 2023, 09:53

Армия – тормыш мәктәбе

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган ягында калган әти-әниеңне, туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. “Ватан – ана, Ватан – бер, шуны яклап утка кер”, – ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында районыбызның берничә дистә асыл егете бүгенге көндә Русиянең төрле почмакларында хәрби хезмәтен үти. Борай егете Радмир Ахунов та алар рәтендә. 
Иске Балтач авылында туган Радмирның үсмер чагы, мәктәп еллары Борай авылында үтә. Радмир балачактан ук юл ярата. “Мин дальнобойщик булам” дип хыяллана ул. Тик юл хәрәкәте хезмәткәре булуны хуп күрә. Әтисе машина белән йорт алдына кайтып туктауга, Радмир жезл тотып, ”Ваши документы!” дип каршы ала. Балачак хыялы аны мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге Башкорт икътисад-юридик колледжына китерә. Анда хокук саклау эшчәнлеге юнәлешендә укып чыга. ЮХХДИ эше буенча диплом яклый. Уку практикасын Борай авылында һәм Уфа шәһәрендә ЮХХДИдә үтә. 
Ахуновлар гаиләсе дус-тату, әти белән әни арасында бер-береңне хөрмәт итү, аңлау хисләре беренче урында торган. Балаларны тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә зур игътибар бирелә. “Радмир кечкенәдән эш сөючән булып үсте, ярдәмчел ул безнең, кеше хәленә керә белә һәм миһербанлылык аңа хас. Бөтен яңа эшкә зур теләк белән тотына ул”, – ди апасы Регина.
Узган җәйдә хәрби хезмәткә чакырыла Радмир. Солдат формасы киюенең беренче көннәреннән үк ул үзен үрнәкле итеп күрсәтә. Гадел, төгәл, җитез егет “Ир-ат өчен хәрби хезмәт итү кирәк. Солдат тормышы җиңел булмаса да, бер ел үтәр дә китәр. Без туган якка чыныгып, тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайтырбыз” дигән хисләр белән повестка килгәч тә, баруын белдерә. Хабаровск шәһәрендә мотоукчылар гаскәрләрендә әзерлек үткәч, аны алга таба хезмәт итү өчен Севастопольга җибәрәләр. Ракета гаскәрләрендә элемтә ротасында хезмәт итүен дәвам итә егет. 
– Улыбыз үзенең үрнәкле хезмәте белән безне сөендерә генә. Күптән түгел генә Хабаровск шәһәреннән Севастопольга күчкәндә Уфа аша үттеләр. Поездның кайчан үтәсен белмәгәнгә, кичтән барып көттек. Ун-унбиш минутта күрешкән вакытны сөйләп кенә бетереп булмый. Улыбызны солдат формасында күргәч, күңелдә горурлык хисе дә туды, әле үсебрәк тә киткән сыман тоелды, форма бик килешә үзенә. Улыбыз яныбыздан читкә чыгып киткәнгә 5 ай узды. Шушы вакыт эчендә әти-әни йөрәгенең нинди хисләр кичергәнен баласын читкә чыгарып җибәрүчеләр генә аңлыйдыр. Сагынуыбыз да, юксынуыбыз да чиксез, – дип сөйләп китте Радмирның әнисе Нурания ханым.  – Аллага шөкер, телефон бар, сөйләшеп-аралашып торабыз. Баштарак сагына иде, тик кыен дип зарланмады. “Табигате искиткеч матур бу якларның, җәй кебек җылы”, – ди телефоннан сөйләшкәндә. Шуны өстәп әйтәсем килә, хезмәттәше Кузбай егете Рүзилгә зур рәхмәтлемен. Хабаровскта хезмәт иткәндә, гел ярдәм итеп торды Радмирга.  Исән-сау гына  кайтсыннар инде.
Боларга өстәп, ар-миядә хезмәт итә батыр егетләр, дияргә генә кала. Без хәзерге вакытта Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүче район-дашларыбызның туган нигезләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телик.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: