Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
9 ноябрь 2023, 14:57

Әни йөрәге сагышта

Иске Көрҗә авылында яшәүче Рәвилә Сафиуллина – ике бала әнисе. Тормыш иптәше Рәлиф белән бергә уллары Руслан һәм кызлары Эльвинаны тербияләп үстергәннәр. Һәр әни кебек үк, балалары ничә яшь булуына карамастан, алар өчен борчыла. Хәзерге вакытта бигрәк тә улы борчу тудыра: узган елның 25 сентябрендә Руслан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә.

Әни йөрәге сагышта
Әни йөрәге сагышта

Улының махсус операциядә булуы турындагы уйга ул әле булса күнегә алмый. Җирдә тынычлык урнашканчы, әнинең йөрәге тыныч булмаячак шул. Улының телефоннан шалтыратып: “Әни, мин исән-сау”, дигән сүзләре генә аның кәефен күтәрә.
– Озак сөйләшеп булмый, үзегез аңлыйсыз. Анда телефоннар гел бирмиләр. Әлбәттә, бик борчылам, ләкин үземне кулда тотарга тырышам. Алда ниләр көткәнен белмим, догалар укырга гына кала. Әниләр догасы балаларны саклый, яклый, – ди Рәвилә Сафиуллина.
Рәвилә апа үзе шушы авылда туып-үсеп, сигез класс белем алгач, 9-10 сыйныфларны Таңатар мәктәбендә укый. Аннары Нефтекама шәһәрендә пешекче һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын яшь белгеч Красный Холмның буровоенда пешекче булып башлап җибәрә. Атна саен туган авылына кайтып йөри кыз. Яшь чак бит инде, әлбәттә, дус кызлары белән клубка кич тә чыга. Әле генә армия сафыннан кайткан Рәлиф Рәвиләгә мәктәптән үк күз атып йөрсә дә, аңа барып дәшергә кыюлыгы җитми. Менә шулай берничә атна вакыт узгач, Рәлиф үзендә кыюлык табып, булачак хатынын клубтан соң озата бара. Менә шулай ике яшь йөрәкнең мәхәббәт хисе уянып, шул гаилә учагына әверелә.
Яшьләр үзаллы яшәү өчен Борайга күчеп киләләр. Рәлиф ага кирпеч заводында эретеп ябыштыручы, ә Рәвилә апа райпода пешекче булып эшли. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга аваз сала. Балалар белән Сафиуллинар гаиләсе тагын да ныгый. Тик менә дигән яшәп яткан чакта Рәлиф абыйның олы яшьтәге әнисе ялгыз калгач, аларга кире Иске Көрҗәгә кайтырга туры килә. Гаилә башлыгы элеккеге “Танып” колхозына эшкә урнаша, ә Рәвилә апа урындагы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Менә шулай монда да үз ояларын булдырып, матур итеп балаларын үстереп, укытып, олы юлга бастыралар. Инде хәзер үзләре дә олы яшьтә булуларына карамастан, ике баш савым сыеры, кош-корт, хәтта ат та асрыйлар.
– Авыл җирендә торып сөтең, каймагың, эремчегең, йомыркаң да булмаса, оят бит бу. Көчтән килгәнчә тырышабыз әле. Безнең авыл район үзәгеннән еракта, шуңа күрә кирәк-яракны ялт итеп кенә барып алып булмый. Шуңа күрә савым сыерларын бетермибез,– ди Рәвилә апа.
Рәвилә апа бик уңган, чиста хуҗабикә. Аның тышкы күтәрмәсенә кадәр ап-ак итеп ышкып юып куелган. Ә бакчасындагы аллы-гөлле чәчәкләре дә аны көтеп торгандай өйгә таба таҗларын сузып торган сыман. Хәтта күршеләре дә: “Без Рәвилә кебек уңган түгел, аның өенә барып керсәң, бер артык әйбер тапмыйсың, бар да үз урынында, ә күтәрмәсендәге чисталыкка басарга куркыта”, – диләр.
Менә шундый җитеш тормышта яшәсә дә Рәвилә апаның йөрәге ут эчендә. Ул һәр иртәсен, һәр кичен улын көтеп яши.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: