Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
3 ноябрь 2023, 09:36

Контракт буенча хезмәт – кыю йөрәклеләр өчен

Килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз турында газетабыз битләрендә язмалар бирелеп бара. Шәхсән үземнең дә ялга кайтканнары белән очрашып сөйләшкәнем булды. Берсеннән дә зарлану сүзләре ишетмәдем. Дөрестән дә, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур.

Контракт төзегән хәрбиләргә хезмәт хакы түләнүдән башка, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле социаль гарантияләр оештырылган.
Торак мәсьәләсенә килгәндә, контракт буенча хезмәт иткән чорда вакытлыча торак яки тулай торакта урын бирелә яисә торак алып торган өчен акчалата компенсация түләнә. Егерме ел, кайбер очракта ун яки артыграк хезмәт иткән хәрби хезмәткәр даими яшәү өчен үзе теләгән төбәктән торак белән тәэмин ителә. Шулай ук туплау-ипотека системасында катнашып, өч ел узганнан соң, ягъни хезмәт итү срогының тәмамлануын көтеп тормыйча, теләсә кайсы вакытта ипотека кредиты ярдәмендә торак алу мөмкинлеге бар.

Хезмәт иткән чорда уку йортларында белем алырга була. Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, дәүләт белем бирү учреждениеләренә укырга кергәндә өстенлекле хокуклар каралган. Хәрби хезмәткәргә һәм гаиләсе әгъзаларына хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтелә.

Аерым категориядәге хәрбиләргә хезмәт итү урынында туклану оештырыла. Хәрби кием бирелә. Яңа хезмәт итү урынына, командировкага бару – бушлай. Егерме ел һәм аннан күбрәк хезмәт иткән очракта 45 яшьтән пенсия белән тәэмин итү каралган.

Контракт төзергә җыенучыларга карата нинди таләпләр куела соң? 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар, медицина тикшерүе хәрби хезмәткә яраклы яки аз гына чикләүләр белән яраклы дип тапкан, һөнәри психологик сайлау нәтиҗәләре буенча – беренче чиратта тәкъдим ителә яисә шартлы рәвештә тәкъдим ителә диелгән, физик әзерлекле булырга тиеш.

Исегезгә төшереп үтәбез. Хезмәткә теләгән һәркем кабул ителә. Контракт буенча хезмәт турында кызыксынучылар Мишкә һәм Борай районнары буенча хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә алалар: Борай авылы, Гафури урамы, 41 йорт. Мәгълүматны 122, 8(34756) 2-15-01 телефон номеры аша да алырга мөмкин. Үзең белән паспорт, хәрби таныклык (военный билет), машина йөртү таныклыгын алып килергә кирәк. Шулай ук Борай районында контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пункты эшен дәвам итә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: