Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
2 ноябрь 2023, 11:22

Безнең ярдәм, ышаныч, өмет кирәк аларга

Райондашлар мобилизацияләнгән солдатларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итү, туган якның җылысын тапшыру ниятендә, аларга кирәкле әйберләр җыюны дәвам итә. Таңатар авылында гомер кичерүче 87 яшьлек Нәзирә әби Хәмәтдинова да бу мөһим уртак эштән читтә калмады.

Олы яшенә карамастан, яугирләребезгә имән миллеге җыеп озатты. Имәннән миллек чабынганда коелмый, йомшак һәм файдалы була. Бер имән миллеге өч-дүрт тапкыр кулланырга җитә, шунлыктан яугирләребез үзләре “имән миллеге булса, әйбәт булыр иде” дигән теләкләрен белдергәч, улы белән берлектә Нәзирә әби үзе дә бәйли, авылдашларыннан да җыеп алалар.

– Имән миллеге белән чабынып тәннәре сауланып, сихәтләнеп, җиңеп кайтсыннар балакайлар. Авылдашларыбыз бар күңел җылысын салып, ихластан башкарды әлеге эшне. Бәләкәй генә булса да җиңүгә өлешебез керсен, сагынганда җаннарына җылы биреп, көч-куәт өстәсен. Авырлыкларны лаеклы җиңеп чыгып, сау-сәләмәт йөреп кайтсын балакайлар, – ди Нәзирә әби.

Алда озын салкын кышлар. Егетләребез безнең кебек җылы урын-җирдә ятмый, өстәл артында утырып берсеннән берсе тәмле ризык ашамый. Алар бар булганга канәгать. Бары безнең онытмавыбызны тойсыннар, бездән килгән әйберләргә сөенсеннәр иде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Без бердәм булып тотынсак, зур елга хасил булырга мөмкин. Чөнки безнең халык киң күңелле, изге җанлы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: