Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 октябрь 2023, 12:00

Яугирнең якты истәлегенә багышлап

Бүген, 10 октябрь көнне, махсус хәрби операциядә һаләк булган Эмиль Кашафутдинов истәлегенә үзе укып чыккан Борай авылы өченче санлы урта мәктәбенең фасадында мемориаль такта ачылу тантанасы үтте.

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Мемориаль такта ачу тантанасына район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы  Илдус Мостафин, “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе әгъзалары, Эмильның әнисе, сеңлесе, туганнары, укытучылары, мәктәп укучылары килгәннәр иде. Алар адресына тантана дәвамында бары тик иң изге һәм ихлас сүзләр генә яңгырады. Чыгышлардан соң катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Мемориаль такта Эмиль укыган мәктәпнең стенасына куелды. Аны ачу хокукы әнисе белән сеңлесенә бирелде. Соңыннан митингның рәсми өлешеннән соң, һәр теләгән кеше мемориаль тактага чәчәкләр салып, баш иде.

Шулай ук бүген Эмиль укыган мәктәптә яугир истәлегенә хәтер партасы да ачылды. Яңа парта артында укуда уңышлары булган, мәктәп тормышында актив катнашучы укучылар гына утырырга хокуклы. Борай авылы өченче санлы урта мәктәбендә олимпиадалар, төрле ижади бәйгеләр җиңүчеләре, спортта уңышларга ирешүче укучылар бихисап. Димәк, хәтер партасы беркайчан да буш тормаячак!

 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: