Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 октябрь 2023, 16:47

Махсус хәрби операциядә катнашкан каһарман якташларыбызга ярдәм

Яңа Бикмәт авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү теләге белән бүген, 10 октябрь көнне, урындагы мәдәният йортында җыелып посылкалар туплаганнар.

Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйләп алып килгәннәр, шулай ук ризыклар әзерләгәннәр һәм башкалар.

Шунысы куанычлы, бу изге эшкә авылдашлар да, читтә яшәгән якташлар да битараф калмыйча, бергәләшеп хәрбиләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырышкан.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: