Батырлар дәвере
13 июль 2023, 04:25

“Алло, әнием”, дигән хәбәр көтеп яши

«Балам, диеп һәр таң ата, балам, диеп тибә йөрәгем», – дип, сүзен башлап җибәрде Тепляк авылында гомер итүче әңгәмәдәшем Рәшидә Баһаутдинова. Әйе, әлбәттә, бала нинди генә яшендә булуына карамастан, ана кеше өчен сабый булып кала. Рәшидә апаның да улы Азат өммәт гәүдәле, баһадир ир булуына карамастан, ана өчен һәрчак кечкенә малай булып күз алдында саклана.

“Алло, әнием”, дигән хәбәр көтеп яши“Алло, әнием”, дигән хәбәр көтеп яши
“Алло, әнием”, дигән хәбәр көтеп яши

Азат бүгенге көндә Украинада хәрби махсус операциядә катнаша. Узган ел өлешчә мобилизация игълан ителгәндә, Баһаутдиновларның уллары себер якларында эшләп йөргән чагы була. Повестка алу белән Азат ике дә уйлап тормый, “Әни-әти, мин барам, мин бармый, кем бара, халкыбыз өчен, сезнең тынычлык, гаиләм, туганнарым өчен мин барам”, – дип әйтеп юлга чыга.
– Улыбызның кая баруын, нинди җиргә эләгүен берни белми озатуы бик авыр булса да, түздек. Менә Аллага шөкер июнь аенда кыска ялга кайтып китте. Кәефе әйбәт. Ял тиз узып китте шул. Улымны күргәндәй дә булмадым. Үзе юлга чыкканда безгә: «Минем өчен борчылмагыз. Барысы да әйбәт булыр. Аллаһ боерса, тагын ялга кайтырмын. Сез, әтием белән үзегезне саклагыз, гаиләмә, балаларыма ярдәм итегез», – дип тагын Украинага юл алды газизем, – дип өзгәләнеп сөйли Рәшидә апа улы турында.
Рәшидә Канифьян кызы Салимовка авылында өч балалы гаиләдә беренче сабый булып дөньяга килә. Беренче сыйныфны туган авылында тәмамлап, икенче класска Тепляк авылына бара. Анда ул интернатта торып укый. Кулына аттестат алгач, бер ел Тепляк мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Шуннан ул гомерен дә, хезмәт юлын да мәктәп тормышы белән бәйли. Бөре педагогия институтында укып, диплом ала. 1982 елда алып 2011 елга кадәр мәктәптә балаларга математика фәнен укыта. Әлбәттә, инде элек-электән килгән гореф-гадәт дисәк тә, авылларга килгән яшь укытучылар шунда төпләнеп калу гадәте бар. Рәшидә апа да шушы авыл егете Марат белән чәчләрен-чәчкә бәйли. Бар гомерен колхозга бәйләгән гаилә башлыгы водитель булып эшләп лаеклы ялга чыга.
Өч уллары да әтиләре кебек шофер һөнәрен сайлыйлар. Өчесе дә армия сафында хәрби бурычларын үтеп кайткан егетләр Баһаутдиновларның уллары. Алар балаларын туган илеңне сөяргә, ил чакырса, кичкмәстән юлга чыгарга өйрәтеп үстергәннәр. Азат уллары – бүген шул илсөярлекнең ап-ачык үрнәге.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас