

Белүегезчә, безнең районда контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пункты эшли башлады.
Бу юлы без консультатив ярдәм күрсәтүче лаеклы ялдагы хәрби офицер, эчке хезмәт полковнигы Наил Бәйзәви улы Мәрданов белән күрешеп сөйләштек.
– Контракт буенча хезмәт – Русия Кораллы көчләрендә махсус шартларда ирекле хәрби эшчәнлек. Хезмәт хакы, социаль пакет, берничә ташлама, акчалата компенсацияләр булуы да канәгатьләнерлек. Башта шуны белергә кирәк: дәүләт белән контрактны пенсиягә чыккан запастагы хәрбиләр һәм хәрби хезмәттән чакырылыш буенча киткәннәр, шулай ук хәрби хезмәтне үтмәгән, әмма югары яки урта һөнәри белем алган ир-атлар төзи ала, – ди ул.
Туган илебезне, Ватаныбызны саклау, баш өстендә тыныч күк булдыру – һәр ир-атның изге бурычы. Контракт буенча хезмәт иткән барлык хәрбиләрнең дә социаль ташламалары һәм гарантияләре бар. Акчалата хезмәт хакыннан, бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән башка, Русия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша үз торагыңны алырга була. Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушка тикшеренергә, дәваланырга һәм реабилитацияләнергә була. Дару препаратлары да даими бирелә. Гомер һәм сәламәтлекне федераль бюджет хисабынан страховкалау башкарыла. Алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле отпуск бирелә. Шулай ук 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы да бар.
– Махсус билгеләп үтәм, контракт буенча хезмәт итү – ул хәрби операцияләрдә катнашу дигән сүз түгел, шуңа күрә һәр аерым очракта үз ташламалары һәм үз акчалата күрсәткечләре гамәлдә булачак, – дип белдерде Наил Бәйзәви улы.
Шунлыктан әйтеп үтәсе килә, контракт төзеп, хәрби хезмәткә бару – ул шунда ук махсус хәрби операциягә эләгү түгел. Һәрхәлдә, башта әзерлек үтәләр. Аннары да Донбасс җирләренә җибәрүнең мөмкинлеге шик астында.
– Гомер буе районыбызның тынычлыгы өчен көрәшеп яшәгәнгә, минем дөньяда булган хәлләрне күреп, ишетеп, йөрәгем әрни. Аз гына яшьрәк булсам, үзем бер дә уйламый, Ватаныбызны сакларга барыр идем. Билгеле булуынча, контракт буенча хәрби хезмәткә 60 яшькә кадәр генә алалар. Әгәр дә яшь категориясе 70-75 яшькә кадәр артса, мин беренчеләрдән булырмын, – ди Наил Бәйзәви улы.
Исегезгә төшерәбез, контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пункты әлеге вакытта Борай үзәк китапханәсендә урнашкан. Анда Алик Усаев, Наил Мәрданов һәм Илгиз Вәлинуров консультатив ярдәм күрсәтәләр.
Фото Борай районы хакимиятеннән алынды