Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
26 октябрь 2021, 10:10

Истәлекле чара үтте

“Хәрби туганлык” Бөтенрусия җәмгыятенең район бүлеге әгъзалары актив тормыш белән яшиләр. Экологик өмәләр оештыралар, “Яшел Башкортстан” республика акциясендә дә һәр елны катнашып торалар. Шушы көннәрдә оешма әгъзалары чираттагы истәлекле чара үткәрделәр. Бу оешманың Борай бүлеге рәисе урынбасары Айдар Ситдыйков оешма әгъзасы Илгиз Вәлинуров белән Ваныш авылында яшәүче 1995 елда Чечен сугышында катнашкан Айдар Нигъмәтуллинга “Сугыш хәрәкәтләре ветераны” медален тапшырдылар. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветеран-солдатларыбызны, ул сугышларда һәлак булган ватандашларыбызны без белергә бурычлыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз турындагы кебек, алар турындагы хатирәләр мәңгелек булырга тиеш.

Истәлекле чара үтте
Истәлекле чара үтте

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алып чыгыш ясаучылар да шактый булды, күбесе сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар иде, Ваныш авыл биләмәсе вәкиле Илшат Габдрахманов һәм биләмә депутаты Рафыйк Мусиннар изге теләкләрен җиткерделәр. Мәдәният йортының мәдәни җитәкчесе Гөлмирә Мусина да яугир адресына тик җылы тәбрикләү сүзләрен генә юллады.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: