

Бәләкәй генә Чишмә-Борай авылын бетермәскә, яшәтү аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып йөри ул. Әти-әнисе Нәсим абый белән Вәрисә апа да шушы авылда туып-үскәннәр, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт иткәннәр. Алар авылдашлары арасында мөхтәрәм кешеләр булып яшиләр. Балаларын да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, үз җиренең чын патриоты Данира ханым. Ул кечкенәдән әнисенә ияреп колхоз эшләрендә булышып үсә, бер генә авыр эштән дә курыкмый. Авыл баласы булгач, гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән хәзерләргә дә туры килә аңа.
Урта мәктәпне тәмамлап үсеп буйга җиткәч, үзенең авылдашы Идрис белән матур итеп тормыш корып җибәрәләр. Данира апа авыл кибетендә сатучы булып эшли. Көтеп алынган тәүге сабыйлары – кызлары Алсу дөньяга аваз сала. Аннары инде яшь гаилә Себер якларына күченеп китәләр. Урай шәһәрендә ундүрт ел буена яшиләр. Шул вакыт эчендә икенче кызлары Гөлнарага да гомер бүләк итәләр. Ләкин тормыш шома гына бармый. Данира ханымга да төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Кинәт кенә тормыш иптәше мәңгелек йортка күчә. Берүзе ике бала белән калган Данира апа үзенең тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында төшен-келеккә бирелми, югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә. Авырлыкларны артта калдырып, бик күп вакытлар узгач, үзенә терәк булырдай Валерий белән тормыш юлын дәвам итә. Дистә еллар буена сатучы булып эшләгән Данира апа “Лукойл” җәмгыятенең ашханәсендә кассир-контролер булып хезмәт юлын дәвам итә. Шунда эшләп хаклы ялга чыга һәм туган авылы Чишмә-Борайдагы туган нигезенә кайтып төпләнә.
Лаеклы ялдамын дип кул кушырып утырмый ул, авылы өчен янып яши, 2024 елдан башлап авыл старостасы. Данира Нәсим кызы – авылның йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул бер генә чарадан да читтә калмый. Замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар, туган авылының киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләренә ихластан көенә ул. Авыл җирлеге үткәргән җыеннарда авыл өчен мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше ул.
Авылның мәдәният йорты җитәкчесе булмау сәбәпле, Данира апа бу җаваплы эшне дә үзенең иңенә йөкләп ала. Урындагы башлангычларны хуплау программасы нигезендә авылдашлары ярдәме белән клубка ремонт эшләп, җылыту системасын төзекләндереп, мәдәният учагына җан өрә. Клуб эченә дә косметик ремонт ясау өчен район хакимияте һәм мәдәният йорты ярдәме зур була. Бүген инде авыл клубы гөрләп тора. Данира апа үз теләге, авылдашлары белән берлектә бик күп чаралар үткәрәләр. Шулай ук зиратны төзекләндерүдә дә аларның өлеше зур. Алдагы планнары да бик күп әле. Быел исә авылга ямь биреп утыручы чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү эшләренә җыеналар.
Гомумән, Данира Мифтахова кешеләрне ышандыра белә, һәркем белән уртак тел таба. Ул балалар белән дә ихлас күңелдән сөйләшә, аларны игътибар белән тыңлый, хәлләрен сораштыра. Күрше-тирә балаларын җыеп, авыл тирәли сәяхәтләр оештыра, авылыбызның матур табигате белән таныштыра, аларга милли уеннарыбызны өйрәтә. Уен барышында аларга тәрбияви киңәшләрен бирә.
Данира апаның нечкә күңеллелеген ихатада шаулап утырган бакча гөлләрендә дә күрергә була. Хуҗабикә зәвык белән үзенең гөлбакчасын урнаштырган. Гомумән, Данира апа һәм тормыш иптәше Валерий икесе дә бакчада эшләргә, матурлык тудырырга яратучы кешеләр. Данира апа шушы матурлыкны булдыручы булса, ә тормыш иптәше Валерий зәвык, тәртип тудыручы һәм җиләк-җимеш агачлары үстерүче дә. Менә шулай алар икесе дә бер ритмда булып, ихаталарында гына түгел, ә авылда да матурлык тудырып, яшәүдән ямь һәм тәм табып яши.