Барлык яңалыклар
Атайсал
24 ноябрь 2025, 09:59

Күпләргә үрнәк, тырыш егет ул

Авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру өчен янып йөрүчеләребез бүген дә шактый районыбызда. Бәләкәй Бадрак авылында туып үскән Нияз Зәнәви улы Хәмәтов – шундый шәхесләрнең берсе.

Күпләргә үрнәк, тырыш егет ул
Күпләргә үрнәк, тырыш егет ул


Авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау, зиратны тәртиптә тоту өчен җан атып йөри ул. Әти-әнисе Зәнәви абый белән Роза апа да шушы авылда гомер буе яшәп, шунда хезмәт иткәннәр. Алар дүрт балага гомер бүләк иткән мөхтәрәм кешеләр иде. Балаларын да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, үз җиренең чын патриоты Нияз. Авыл баласы булгач, яшьтән үк эшнең тәмен белергә туры килә аңа. Зур Бадрак мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына алына. Хезмәтен Барнаул шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә үтә. Армиядән кайтып, Дүртөйле шәһәрендә эчке эшләр структурасына эшкә керә. Башта патруль-пост хезмәтендә, аннары дежур частьтә эшли. Озак еллар ЮХХДИдә хезмәт итеп, капитан дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.
– Кешедә туган авылы өчен горурлык хисе булырга тиештер ул. Безнең әби-бабайлар шушы авылны төзегән, аннан әти-әниләр үз өлешен керткән. Бездән туган буынга да матурлык калдырасы, авылны алар кулына төзек килеш тапшырасы иде, – ди Нияз Зәнәви улы.
Авыл өчен янып йөри, дип башлаган идем мәкаләмне. Әйе, Нияз Зәнәви улы Дүртөйле шәһәрендә яшәсә дә, туган авылы – Бәләкәй Бадрагы өчен җан атып яши. Күптән түгел генә Урындагы инициативаларга ярдәм программасы кысаларында авыл зиратының коймасын алыштыруга зур өлеш кертә.
Әйтергә кирәк, еллар үтү белән зират мәйданы шактый киңәя, әмма халык тырышлыгы белән ул һәрчак чисталыкта һәм пөхтәлектә тотылды. Һәр нәрсәнең – үз вакыты, зират коймалары белән йорты да еллар үткән саен нык искерде. Аларны яңарту максатыннан ППМИга кушылырга булалар бәләкәйбадраклылар. Авыл халкы һәм иганәче өлешен Нияз Хәмәтов үзе кертә.
– Җәмәгать эшчәнлегендә катнашканым сирәк, шуңа да аның уңышлы килеп чыгуына шикләнеп кенә тотынсам да, халыкның активлыгына исем китте, – ди Нияз. – Авылда яшәүчеләр белән бергә аларның туган-тумачалары изге гамәлне бертавыштан хуплады. Зиратны төзекләндерүгә дәртләнеп тотынуыбыз да шуннан килә.
Авыл җыенында эш планы ачыклана, өмәләр графигы төзелә. Аларның беренчесендә дистәдән артык кеше катнаша. Зират биләмәләрен чистарткач, койма кору башлана. Авылдашлар белән киңәшләшеп, бу эшкә махсус бригада ялламаска килешәләр, чөнки осталар авылда да җиткелекле. “Зиратыбызны төзекләндерергә үзебезнең көчебез җитмәсмени, безнең кулдан килә бит бу”, – дип дәррәү эшкә тотынуны башкача аңлатып та булмый. Менә шулай итеп, күмәк тырышлык белән гомум озынлыгы 500 метрдан артык тәшкил иткән зират коймасы алыштырыла. Моннан тыш, капкалар корыла, кирәк-яраклар өчен бина төзелә, бер сүз белән әйткәндә, яңартылганнан соң авыл зираты матур төс ала.
Төзекләндерү эшләрен төп оештыручы буларак, Нияз Зәнәви улы күмәк эшкә зур өлеш керткән авылдашларына рәхмәтен белдерә.
– Авыл халкы бердәм булмаса, бу эшне башкарып чыгып булмас иде. Өмәдә актив катнашкан, мөһим ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтлемен, – ди ул. – Һәр авылның ни дәрәҗәдә төзек булып күренүе – шунда яшәгән халыкның кызыксынуына һәм энтузиазмына турыдан-туры бәйле бит. Бары тик бергәләп, уртак тырышлык белән генә без авылларыбызны матуррак, уңайлырак, төзегрәк итә алачакбыз – дип сүзен тәмамлады Нияз Хәмәтов.
Шундый акыллы, мәрхәмәтле, кешелекле Ниязны бик күпләргә үрнәк итеп куяр идем мин. Авылча гадилеге, эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге, үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп, намус белән башкаруы белән үрнәк ул. Кешеләргә эшләгән игелекләре үзенә меңе белән кайтсын.
Нияз Хәмәтов турында языумны белгәч, авыл биләмәсе хакимияте хез-мәткәрләре дә, халык та аңа рәхмәтен белдерделәр. “Мондый авылдашларыбыз булганда, безнең авыл яшәячәк әле”, – диләр алар.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас