Барлык яңалыклар
Атайсал
21 Май 2025, 16:22

Күңеле тулы изгелек

Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Читкә чыгып китеп, туган җирен онытмыйча, кече Ватанына ярдәм итү теләге белән «Атайсал» проектында катнашкан Асаф Нәбиев – шундый кешеләрнең берсе.

Күңеле тулы изгелек
Күңеле тулы изгелек


Асаф Әгъзам улы Колай авылында күпбалалы гаиләдә туган. Әтисе Әгъзам Нәби улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1941 елда армия сафларына алына, разведчик булып хезмәт итә. 1945 елның февралендә сәламәтлек торышы буенча запаска чыгарыла яугир һәм туган авылына кайта, колхозда тракторчы булып эшли башлый. Өйләнә. Тормыш иптәше Рәүзә Фәүхи кызы белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Асаф Колай сигезьеллык мәктәпне тә-мамлагач, Уфа урман-техник техникумында укый. Аннары армия сафларына алына. Хезмәт юлын Нефтекама шәһәрендә башлый егет. Озак еллар бер урында эшли ул, читтән торып Ижау авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Әлеге вакытта лаеклы ялда Асаф Әгъзам улы.
Туган авылында мәчет төзетү турында Асаф Нәбиев күптәннән хыяллана һәм, ниһаять, 2008 елда бу эшне башкарып чыга. Әлбәттә, берүзе генә түгел, туганнары, якыннары белән. Иң зур таянычы булып энекәше Винарит тора.
– Бу дөньяда нәрсәгә булса да ирешү өчен, беренчедән, тырышлык, икенчедән, куйган максатыңны дөрес күрә, шул максатка бару юлларын дөрес билгели белергә кирәк. Ләкин бу да аз әле. Иң мөһиме – җаныңда иман, ниятләрең изге булырга тиеш. Бары тик шушы шартлар туры килгәндә генә Аллаһы Тәгалә синең алдыңда юллар ача. Шөкер, мин бу фәлсәфәне бик яшьли аңлауга ирештем. Мәчет салу – өй салу гына түгел. Аны теләсә кем эшли алмый һәм теләсә кем эшләргә тиеш тә түгел. Беренчедән, керткән акчаң хәләл булырга тиеш, икенчедән, ул хәләл акчаны биргән кешенең күңеле чиста, нияте изге булырга тиеш. Мин кечкенәдән үк һәр сүземне үлчәп әйтергә, һәр гамәлне төптән уйлап эшләргә күнеккән кеше. Мәчет кадәр мәчет төзетергә ниятләгәнмен икән, димәк, мин моңа бик озак уйланулар, эзләнүләр, хәтта тикшеренүләр аша килгәнмен, дигән сүз. Әйе, тикшеренүләр аша да, чөнки башта Колай авылында мәчеткә ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булуын өйрәндем. Шуны ачыкладым: авылда үз өйләрендә намаз укучылар, иманлы кешеләр байтак икән, димәк, мөмкинлек тудырылган очракта, алар Аллаһ йортына киләчәкләр. Менә шуларның барысын да өйрәнеп-анализлап, финанс мөмкинлекләремне чамалап, булышырдай дусларымны барлап, ният беркеттем. Иң башта, әлбәттә, туганнарым белән киңәшләштем. Рәхмәт аларга, ниятемне хуплап каршы алдылар, булдыра алганча булышлык күрсәттеләр, – дип сүзен башлады Асаф Әгъзам улы. – Күңелдә бер олы хис бар, ул – Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт хисе. Чөнки ул миңа мәчет салырга юл күрсәтте, мөмкинлекләр бирде, ярдәм итәргә, булышырга әзер торучылар белән очраштырды. Нәтиҗәдә, Колай авылының горурлыгы булырдай матур мәчет барлыкка килде. Бу мәчет иманыбыз ныгуга, тормышыбыз яхшыруга бер этәргеч булса иде, дип, дога кылып йөрим.
Бер игелекле эш башка игелекле гамәлләрне үзенә җәлеп итә. Моны яхшы аңлыйлар Нәбиевләр. Изге эшләрнең дәвамы булып, 2014 елда туган авылларында обелиск төзү тора. Ә 2025 елда шул обелиск төзекләндерелә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фамилияләре язылган гранит такталар алыштырыла. Бөек Җиңү көне алдыннан Җиңү солдаты сыны, авылдашлары, тулы Дан орденнары кавалеры Оршат Кашаповка бюст, чик сакчылары хөрмәтенә стела куелды. Боларны эшләүдә башлап йөрүче, оештыручы булып янә Нәбиевләр була.
– Дәһшәтле сугыш елларын, аяз күк йөзе бүләк иткән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк, һәйкәлләр бу хакта һәрвакыт искәртеп торсын, аны күз карасы кебек сакларга кирәк, – ди Асаф Әгъзам улы.
Яхшылык эшләүнең һәм, гомумән, игелек кылуның файдасы ярдәм күрсәтелгән кешегә генә түгел, ә аны эшләүчеләрнең үзләренә дә була. Районда Нәбиевләр кебек ихластан ярдәм итәргә теләп тырышып йөрүчеләр аз түгел. Халкыбыз буыннан буынга әйтеп килгән: “Кем үзенең кардәшенә булыша, ярдәм итә, Аллаһы Тәгалә аңа да булышыр”. Дөрес сүзләр...

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас